Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Романслардан тәкыя

    Балалар иҗаты үзәгендә Россия язучылар берлеге әгъзасы Роберт Ясәвиевның "Декалог любви" исемле музыкаль альбомын тәкъдир итү кичәсе булды. Роберт Ясәвиев дүрт шигырьләр җыентыгы һәм "Серебряные звоны" исемле роман авторы. Иң мөһим хис - мәхәббәтнең төрле төсмерләре белән баетылган альбом халыкка музыка һәм шигырьләр авторы буларак аның талантының яңа кырларын ачты....

    Балалар иҗаты үзәгендә Россия язучылар берлеге әгъзасы Роберт Ясәвиевның "Декалог любви" исемле музыкаль альбомын тәкъдир итү кичәсе булды.
    Роберт Ясәвиев дүрт шигырьләр җыентыгы һәм "Серебряные звоны" исемле роман авторы. Иң мөһим хис - мәхәббәтнең төрле төсмерләре белән баетылган альбом халыкка музыка һәм шигырьләр авторы буларак аның талантының яңа кырларын ачты. Җаваплы, җавапсыз, гаҗәп, җилкендергеч, җиңел, көтелмәгән, михнәтле, тиз уза торган... Мәхәббәт хисләре ташый, мәхәббәт яшәтә һәм мәхәббәт коткара.
    Автор альбомының туу тарихы белән таныштырды. Ул Данияр Кәбиров (аранжировка) һәм Елена Дунаева (вокал) белән иҗади союз нәтиҗәсендә дөнья күрә.
    Вокалчылар Лира Улько, Елена Вәлишина, Марина Комарова, Эльмира Сабирҗанова, Алёна Белоусова башкарган музыкаль композицияләр Роберт Ясәвиевның романсларындагы мәхәббәт лирикасының гаҗәеп дөньясын тулаем ачып бирү мөмкинлеге тудырды.
    Тәкъдир итүдә катнашучыларга күптән түгел гомере өзелгән Елена Дунаеваның тәүге башкаруында романсларының видеоязмасы күрсәтелде. Автор аңа үзенең шигъри юлларын багышлаган.
    Бу көнне теләге булган һәр кеше музыкаль альбом турында фикерләре һәм тәэсирләре белән бүлеште, авторга үзен кызыксындырган сорауларын бирде.
    ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров Роберт Ясәвиевны туган якның гүзәллеген сурәтләүче патриот дип атады һәм аңа музыкаль үзәк бүләк итте.
    Дмитрий Кожанов, Альбина Попова, Вил Бикмөхәмәтов, Виктор Соловьёв романслар тыңлаудан эстетик ләззәт алулары турында билгеләп үттеләр һәм авторга рәхмәтләрен җиткерделәр.
    Роберт Латыйпович иҗади энергиясе ташып торган чорда, без аңа ихластан яңа әсәрләр язуын телибез.
    Татьяна Ясәвиева, БИҮ педагогы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: