Россия мәдәниятләре фестивале
749
0
0
"Шаян" халык биюе коллективының урта төркеме һәм аларның остазлары Н.Насыйфуллина, Л.Бәхтиярова Туапсе шәһәрендәге лагерьда махсуслаштырылган сменада 20 көн ял итеп кайтты. Р.Шәрәфиева "Бөркеткәй" Бөтенроссия балалар сәламәтләндерү үзәгендә узган Россия мәдәниятләре фестивален оештыручылар аның идеясен һәм максатын барысын да бергә җыярга һәм дуслаштырырга дип күзалладылар. Бәйрәм Дагыстан, Кабардин-Балкария, Түбән Тагил, Чиләбе,...
"Шаян" халык биюе коллективының урта төркеме һәм аларның остазлары Н.Насыйфуллина, Л.Бәхтиярова Туапсе шәһәрендәге лагерьда махсуслаштырылган сменада 20 көн ял итеп кайтты.
Р.Шәрәфиева
"Бөркеткәй" Бөтенроссия балалар сәламәтләндерү үзәгендә узган Россия мәдәниятләре фестивален оештыручылар аның идеясен һәм максатын барысын да бергә җыярга һәм дуслаштырырга дип күзалладылар. Бәйрәм Дагыстан, Кабардин-Балкария, Түбән Тагил, Чиләбе, Липецк, Оренбург, Самара, Казан, Якутия, Краснодар һәм Менделеевскидан делегацияләрне бергә җыйды. Менә дигән коллективлар, киң география, изгелек теләү һәм кунакчыллык, мәдәниятләрнең күптөрлелеге - болар барысы да һәр мизгелне кызыклы һәм мөһим итүдә булышты. "Һәр делегация аерым көндә чыгыш ясады, - дип тәэсирләре белән бүлешә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллина. - Без Самара һәм Оренбургтан килгән ял итүчеләр белән Идел буе федераль округын тәкъдим иттек. Лаеклы чыгыш ясау өчен концертка җентекләп һәм энтузиазм белән әзерләндек".
Шаянлыларның "Сабантуй" композициясе белән чыгыш ясавы фестивальнең чын бизәге булды. Яшь артистлар бөтен кеше яратып өлгергән бәйрәмгә милли төсмер өстәгән халык традицияләре, уеннары, костюмнар, бию ярдәмендә эчке нурланыш, энергия, ихласлык, осталыклары белән тамашачыны шаккаттырдылар. "Тарих, мәдәният аша халыкларны берләштерү, төрле милләт һәм дин балаларын дуслаштыру - болар барысы да фестивальне якты вакыйгага әйләндерде, йомгаклау чарасында тулы караңгылыкта төрле делегацияләр балалары кулларындагы янган шәмнәр белән "Без - Россия" дигән язманы сурәтләгәннән соң, эмоцияләр чиктән ашты, - дип сөйли Нәкыя Шамилевна. - Географик киңлекләре белән совет бердәмлеге традицияләрен хәтерләткән өндәүләр, концертлар безне пионерлы һәм комсомоллы яшьлегебезгә алып кайтты".
"Бөркеткәй" лагерында менделеевлылар Дагыстан балалары белән мичкәләр рәвешендәге йортларда яшәделәр, алар белән дуслаштылар һәм күз яшьләре белән аерылыштылар. Һәр көнне төрле чаралар оештырыла: спортчылар алдында чыгышлар (шул ук вакытта анда Россия Президенты призына мәктәпләрдән иң яхшы спортчылар ярыша), экскурсияләр, диңгездә коену, КВНда катнашу; Новороссийскийга бару, Хадыженск һәм Михайловск шәһәрләренә барып бөркеткәйлеләргә багышланган концертлар кую.
"Бөркеткәй" ("Орленок") - 60 нчы еллардан популяр ял урыны, анда балаларны патриотизм рухында, өлкәннәргә һәм башка милләт вәкилләренә хөрмәт, сәламәт яшәү рәвеше, табигатьне, кече ватанны һәм иксез-чиксез Россияне ярату хисе тәрбияләүдә иң яхшы традицияләр әлегә кадәр сакланган. Делегацияләр чыгышы барышындагы уңай резонанс безне тыңларга һәм ишетергә, аңларга һәм кабул итәргә кирәклеккә инандырды. Мәдәниятләр арасында үзара әңгәмәләр, тәҗрибә уртаклашу - тынычлык һәм иминлек тоткасы", - диде Н.Насыйфуллина.
"Шаян" халык биюе коллективына мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча БМОсының "Мәдәни төрлелек" программасында катнашуын раслаучы фестиваль сертификаты тапшырылды. "Россия мәдәниятләре фестивале" махсуслаштырылган смена программасын гамәлгә ашыруда актив катнашкан, шулай ук Хадыженск шәһәре көненә багышланган бәйрәм чараларында чыгыш ясаган өчен үрнәк хореографик ансамбль диплом һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Диңгездә ял итүдән тәэсирләнеп кайткан балалар һәм остазлары Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Л.Галиевага һәм әти-әниләренә ихластан рәхмәт белдерәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте6700
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август6900
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте7900
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды7700
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.7600
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.7700
-
17 май 2022 - 12:01Менделеевскида «Игътибар – балалар!» оператив-профилактик чарасы уза Чара 18 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.8500
-
17 май 2022 - 10:47Менделеевлы Александр Грязнов Казан марафонында үз көчен сынап карый Спортсменнар 21,1 чакрым йөгерә.8700
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.14900
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез16100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20000
-
11 май 2022 - 12:28Укучыларның җәйге каникул датасы билгеле 24 май беренче сыйныф укучылары өчен соңгы уку көне булачак19900
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде19900
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84