Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Роза ветров”ның юбилей сезоны

Халыкара "Роза ветров" хореография конкурсының егерменче юбилей сезоны кысаларында Бөгелмәдә фестиваль оештырылды. "Мәскәү-Бөгелмә-транзит" VII Бөтенроссия балалар һәм үсмерләр иҗат бәйгесендә "Шаян" бию ансамбле Гран-прига ия булды. "Халык биюе. Ансамбль" номинациясендә чыгыш ясаган өлкән төркемгә диплом тапшырылды. Алар башкаруында "Праздничнач плясовая", "Казачья" композицияләрен жюри югары бәяләде. Шул ук номинациядә 9-11 яшьлек...

Халыкара "Роза ветров" хореография конкурсының егерменче юбилей сезоны кысаларында Бөгелмәдә фестиваль оештырылды.
"Мәскәү-Бөгелмә-транзит" VII Бөтенроссия балалар һәм үсмерләр иҗат бәйгесендә "Шаян" бию ансамбле Гран-прига ия булды. "Халык биюе. Ансамбль" номинациясендә чыгыш ясаган өлкән төркемгә диплом тапшырылды. Алар башкаруында "Праздничнач плясовая", "Казачья" композицияләрен жюри югары бәяләде. Шул ук номинациядә 9-11 яшьлек кече төркем шаянлылар III дәрәҗә лауреат булдылар (I, II дәрәҗәләр билгеләнмәде). Кечкенәләр "Полянка", "Алмасы" биюләрен тәкъдим иттеләр. Балаларны әзерләүгә зур көч куйган коллектив җитәкчесе Нәкыя Насыйфуллина да дипломга лаек булды.
"Шаян" "Роза ветров" арт-фестивале Балалар Хәйрия фондыннан октябрьдә Мәскәүдә узачак бәйрәм гала-концертына юллама алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Шаян Менделевск яналыклары

2
X