С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Кристалл» эстрада биюе ансамбле концерты узды
Коллективта катнашучылар тамашачыны Терпсихораның сихри дөньясына алып керделәр.
Коллективта катнашучылар тамашачыны Терпсихораның сихри дөньясына алып керделәр. Концертта сигез төркем катнашты – әзерлек төркеменнән башлап төп составка кадәр. Кристаллчылар җыелганнарга иң яхшы композицияләрен бүләк иттеләр. Алар биеп кенә калмадылар, куелышка үз күңел җылысын салып, рольләрен илһамланып, күтәренке кәеф белән уйнадылар.
Унбиштән артык номер тәкъдим ителде, шуларның иң-иңнәре : «Цыплята», «Учись, танцуй, зажигай», «Бабушки-старушки». Төп состав «Тормыш китабы» премьерасы белән чыгыш ясады. Биючеләрнең һәр чыгышын тамашачы көчле алкышлар белән каршылады.
«Кристалл»ны Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова котлады.
– Агымдагы елда ансамбль 35 еллыгын билгеләячәк, коллективка уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар юлдаш булсын, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев