“Сабыйга” акциясе
19 апрельдән 1 июньгә кадәр Татарстанда "Сабыйга" акциясе уздырыла. ТР Диния нәзарәте, Бөгелмә районы мөхтәсибәте һәм "Болгар" радиосы тарафыннан оештырылган әлеге уртак акция ата-аналары ташлаган сабыйларга бала биләүләре (подгузниклар, пеленкалар), очына мамык бөтергән таякчыклар, дымлы тастымал ише көнкүреш кирәк-яраклары җыюны максат итә. Балаларга булышырга әзер булганнар кирәкле әйберләрне ТР мөселманнары...
19 апрельдән 1 июньгә кадәр Татарстанда "Сабыйга" акциясе уздырыла.
ТР Диния нәзарәте, Бөгелмә районы мөхтәсибәте һәм "Болгар" радиосы тарафыннан оештырылган әлеге уртак акция ата-аналары ташлаган сабыйларга бала биләүләре (подгузниклар, пеленкалар), очына мамык бөтергән таякчыклар, дымлы тастымал ише көнкүреш кирәк-яраклары җыюны максат итә. Балаларга булышырга әзер булганнар кирәкле әйберләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә китерә ала: Казан, Лобачевский ур., 6/27 нчы йорт, 4 нче бүлмә: хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге; тел.: (843) 264-61-58 (Гөлнара Садыйкова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев