Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Салават Фәтхетдинов ярты миллион кеше өчен җырлады

Татарстанның танылган артистлары үз чыгышларын коронавирус таралу сәбәпле онлайн-форматка күчерде.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты рекордлы сан җыйган. Җырчының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караган.

Мондый масштабтагы вакыйганың туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде. Проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды. Салават Фәтхетдинов бу проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребез өчен кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга онытмагыз», — ди Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.

Җырчының җанатарлары бу инициативаны соклану хисе белән кабул итте. Алардан сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килеп иреште. Әлеге комментарийларны онлайн-концертның алып баручысы Динар Нигъмәтҗанов туры эфирда укып барды. Салават Фәтхетдинов сорауларга оригиналь җавап кайтарды.

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Акция #айдадомой хештегы белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев