Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«СалаваTik» төркеме танылуда 

YouTube каналда «СалаваTik»ларның өр-яңа видеосы чыкты.

 “Без биибез” татар халык сүзләренә язылган, аның композиторы Риф Гатауллин. Клипта “СалаваTik”лар белән бергә яшь җырчы Лэйна да катнаша. 


“Проектка җырчыларны җәлеп итү беренче генә түгел. Татар халык җыры “Кәрия-Зәкәрия”не Сәидә Мөхәммәтҗанова башкарды. Нәни “СалаваTik”лар кумирлары белән истәлеккә фотога төштеләр. Бу сезонда барлыгы 16 җыр яздырдык. Башка җырчылар белән дә җырлар чыгачак. Безне күзәтеп барыгыз”, – ди “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.


“СалаваTik”ларга Лэйна белән җырлау ошаган. “Телевизордан гына тыңлаган җырчы белән бергә җырлавыбызга ышанып бетеп булмый, – ди “СалаваTik”ларның иң кечкенәсе – Сәидә Гарифуллина. 
“СалаваTik”лар белән җырлавы күңелле, аларга уңышлар телим, – ди җырчы Лэйна. 


“Июнь башында “Ак чәчәкләр” бульварында “СалаваTik” төркеменең концерты булды. Аларның тамашачылары татар телендә җырларга яратучы балалар, “Салават күпере” журналы укучылары. “Хәзерге вакытта 18 июньдә Казанның балалар психо-неврология шифаханәсендә узачак хәйрия концертына әзерләнәбез. 19 июнь көнне 15.00 сәгатьтә дусларыбызны “Кырлай” паркында көтәбез. Яшь җырчыларны Татарстан районнарына да чакыралар. Хәзерге вакытта сөйләшү эшләре алып барыла”, – дип планнар белән дә уртаклашты Зилә Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев