Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сандугачлар җырлады

Гөлүзә Гыйләҗетдинова Балалар сәнгать мәктәбендә 23 нче тапкыр В.Гыйззәтуллина исемендәге "Сандугачкай" вокал-хор конкурсы булды. Чараны БСМ директоры Наилә Ювакаева ачты. Бәйгедә сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, 1 нче гимназия, 2 нче мәктәп, Камай мәдәният йорты вокал ансамбльләре һәм хор коллективлары катнашты. Алабуга мәдәният училищесы укытучылары Светлана...

Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Балалар сәнгать мәктәбендә 23 нче тапкыр В.Гыйззәтуллина исемендәге "Сандугачкай" вокал-хор конкурсы булды.
Чараны БСМ директоры Наилә Ювакаева ачты. Бәйгедә сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, 1 нче гимназия, 2 нче мәктәп, Камай мәдәният йорты вокал ансамбльләре һәм хор коллективлары катнашты. Алабуга мәдәният училищесы укытучылары Светлана Бакашева, Рәйсә Таҗиева составындагы жюри конкурсантлар чыгышын өч номинациядә - хор белән җырлау, фольклор һәм вокал ансамбльләрнең (трио, дуэт) төрле яшь категориясендә бәяләде. Һичшиксез, хор белән җырлау жанры аеруча талантлы булуны таләп итә. Һәм укытучылар Алия Абрамова, Алена Белоусова, аларның шәкертләре, шулай ук концертмейстрлар Эльмира Сабирҗанова һәм Нина Габидуллина чын осталыкларын күрсәттеләр.
С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Эрвел" фольклор ансамбле үз номинациясендә чыгыш ясаучы бердәнбер коллектив булды, чөнки башка катнашучылар конкурска килә алмады. Төрле төстәге милли костюмнар кигән кызлар тамашачыда һәм жюрида яхшы тәэсир калдырдылар.
Менә сәхнәдә вокал белән җырлаучылар: менделеевлыларга таныш "Ля-ля-фа" (Л.Улько), "Дайяна" (Е.Лыкова) төркемнәре һәм яңа "Радуга" (Г.Төхвәтова), 1 нче гимназия (С.Коряковцева) һәм 2 нче мәктәптән "Ветер" (Р. Плитман) ансамбльләре.
Соңгысы оешканга әле өч кенә ай. Коллективта алты кыз, үзен характеры буенча педагог дип санаучы Римма Ивановна алар белән атнага ике тапкыр шөгыльләнә.
- 18 ел хор белән җитәкчелек иттем, башта балалар, аннан өлкәннәр белән эшләдем, хәзер кабат мәктәп укучыларына кайттым, - дип сөйли Р.Плитман. - Минем кызым Ирина Вадимовна Җиһаншина - аларның сыйныф җитәкчесе, бер тапкыр мин аңа кызларны җырларга өйрәтеп, сәхнәгә чыгару турында тәкъдим ясадым.
Бәйгегә гимназия коллективының яртысын директор урынбасары Фотима Мирзоева алып килгән.
- балалар гимназиядә хор белән җырларга өйрәнәләр. Алар белән озак еллар дәвамында Тәнзилә Фирсова шөгыльләнә. Учреждениедә шундый шөгыльләр алып барылуы куанычлы хәл, - ди ул.
Яшь артистлар чын мини-спектакльләр куйдылар. Маша Абрамова һәм Арсений Лесничук җыр ярдәмендә тамашачыга кайнатма күбеген яратмаулары турында сөйлиләр. Виктория Красовская һәм Влад Кузнецов - беренче мәхәббәт, Лия Бодрина һәм Ксения Япаева дуслык турында җырладылар.
Тамашачы билгеләп үткәнчә, яшь артистлар сокландыргыч - тавышлары матур, композицияләре кызыклы һәм костюмнары номерларын тулыландыра.
- Барлык концертларга рәхәтләнеп йөрим, кайчандыр минем балаларым сәнгать мәктәбендә укыды, сәхнәдә чыгыш ясады, озакламый оныгымны алып киләм, - ди Ирина Сошникова.
Әти-әниләр тын да алмый балалар чыгышын көттеләр.
- Кызым Влада өч яшеннән сәнгать мәктәбендә тәҗрибәле педагог Елена лыкова җитәкчелегендә вокал белән шөгыльләнә, - ди марина Комарова.
- Рамилә 2 нче сыйныфтан "Ля-ля-фа" студиясенә йөри, яраткан композицияләрен һәр җирдә, бигрәк тә акустика яхшы булган ваннада җырларга ярата, - дип сөйли Гөлшат Галимҗановна.
- Алинәм башкаруында "Самолетик" җырын тыңларга яратам, - ди Эльмира Мәликовна. - Ул үзен-үзе тәнкыйтьли, һәрвакыт тагын да яхшырак җырлый алыр идем дип билгеләп үтә. Лира Ниловнага рәхмәт, ул һәр баланың талантын үстерүгә күп көч куя.
Катнашучыларга - беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә лауреат дипломнары, педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Рђис Сђхапов фотосы