Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Семык – борынгы традицияләргә хөрмәт билгесе

Якшәмбе көнне Татарстан, Марий Эл һәм Удмуртиянең 11 районыннан һәм шәһәрләреннән күпсанлы делегацияләр республика масштабында мари халкының яраткан бәйрәме Семыкны билгеләү өчен "Химик" стадионына җыелдылар. Кунакларны район башлыгы Игорь Привалов исеменнән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов болай дип билгеләде: - Семык җәй җитүен, чәчү...

Якшәмбе көнне Татарстан, Марий Эл һәм Удмуртиянең 11 районыннан һәм шәһәрләреннән күпсанлы делегацияләр республика масштабында мари халкының яраткан бәйрәме Семыкны билгеләү өчен "Химик" стадионына җыелдылар.
Кунакларны район башлыгы Игорь Привалов исеменнән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов болай дип билгеләде:
- Семык җәй җитүен, чәчү эшләре тәмамлануны белдерә, тугандаш төркемнәр арасындагы элемтәләрне ныгытуга, берләшүгә ярдәм итә. Өлкән буын гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне тапшыра, ә яшьләр халык иҗатын, үз тарихын тирәнтенрәк өйрәнә.
Котлауларны бәйрәм тантанасының югары кунаклары дәвам итте.
Традицион мари дине әһеле Олег Третьяков, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Татарстан Халыклар ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру буенча Идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков район җитәкчелеге эгидасында чараны оештыручыларга борынгы традицияләрне саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре, фольклор коллективларга - үз халыклары мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Марий Эл Республикасыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Лариса Яковлева Илнәт милли мәктәбенә мари язучылары әсәрләре җыентыкларын бүләк итте.
Менә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган "Элнет" фольклор ансамбле җитәкчесе, Менделеевск районында марилар җәмгыяте рәисе Геннадий Мальгин Семык бәйрәме әләмен күтәрә.
Мари көйләре яңгыравында мәйданда иҗат коллективлары парады башлана. Күз явын алырлык тамашаны ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, талантлы хореограф Анна Рябова әзерләгән музыкаль-хореографик композиция дәвам итә. Фольклор коллективлар мари җырлары һәм биюләре өермәсендә әйләнә. Күркәм тамаша, әйтерсең тылсымлы көче белән кешеләрне мәйданга чакыра.
- Искиткеч! Матур һәм күңелле бәйрәм! Биюгә каршы торып булмый, - ди Кукмара районыннан бәйрәмгә хатыны һәм аның дусты белән килгән Алексей Семёнов.
- Мари халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында мин ирем һәм кайнанам үрнәгендә беләм. Алар марилар. Безнең гаиләдә пәрәпәч, бәрәңгеле ватрушка һәм эремчек варенигы - яраткан ризыклар. Эремчек - кунаклар каршылаганда өстәлгә куела торган мари ризыкларының нигезе, - дип сөйли безнең редакция хезмәткәре Наталья Григорьева.
Кунакларны милли авыл ишегаллары кунакчыл каршылый. Җирлек башлыклары Валентина Мамакова, Валентин Евдокимов, Фәнил Миңнегәрәев, Валентина Пономарёва, Нурия Сапаева һәм Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, "Юность" РМЙ директоры Рәйхана Фәрхетдинова эгидасында авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре зур тырышлык куйганнар. Алар халык иҗаты эшләнмәләреннән күзгәзмә, мул табыннар әзерләгәннәр.
Җирлек башлыгы Валентин Евдокимов җитәкчелегендә монашлылар учакта итле ботка пешерәләр.
- Борынгы гореф-гадәтләр буенча Семыкка ботканы Аллага корбан итеп китерелгән үгез итеннән пешерәләр. Ботка белән кунакларны сыйлыйлар, - ди Валентин Кириллович һәм иганәчегә - "Алтын башак" ҖЧҖ директоры Мәгъсум Ямалиевка рәхмәт белдерә.
Марий Элның Кужмара посёлогыннан 18 кешелек делегация килгән.
- Юл җиде сәгать вакытыбызны алса да, кәефебез күтәренке. Бүген безнең фольклор төркеме - Совет районының "Эр-Южара" ансамбле сәхнәдә ике бию композициясе белән чыгыш ясаячак, - дип сөйли Мари мәдәнияте республика үзәге директоры Римма Юрьева. - Мин шулай ук Марий Эл Республикасы Хөкүмәте башлыгы урынбасары - мәдәният, матбугат һәм милли сәясәт эшләре буенча министр Михаил Васютиннан район башлыгы Игорь Привалов исеменә күркәм бәйрәмне оештыруы өчен Рәхмәт хаты алып килдем.
Бәйрәм программасына шулай ук яшьләр уеннары да керде. Теләгән һәркем бәйгеләрдә һәм ярышларда үз көчен сыный алды.
Семыкның йөзек кашы - "Чевер-удыр-2014" - "Мари гүзәле" бәйгесе күпсанлы тамашачылар җыйды. Бу титулга сигез кыз дәгъва белдерде. Җиңү якташыбызга - Илнәттән Кристина Семяковага елмайды. Ул жюрины сөйкемлелеге, иҗади һәм кулинар сәләтләре белән әсир итте.
Семык әләмен саклау өчен ТРда мариларның милли-мәдәни автономиясенә тапшыру бәйрәмнең кульминациясе булды.
- Республиканың Мәдәният министрлыгы киләсе елга бәйрәм узачак районны билгеләячәк, - диде районның Мәдәният идарәсе начальнигы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Галиева.

Лариса Кривилёва

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Марий эл Удмуртия