Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сессиядән сессиягә күңелле яшиләр...

25 гыйнварда Россия студентлары көне билгеләп үтелде. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина социаль челтәр буенча Менделеевск студентларының "кайнар" сессияне ничек уздырулары турында белеште. Ольга Фёдорова, Ижевск дәүләт медицина академиясенең беренче курс студенты: - Мин теш табибы булып эшләүче әтиемнең юлын дәвам итәргә уйлап, стоматология факультетына кердем. Бала чагымнан аның эшләгәнен күзәттем, шунлыктан...

25 гыйнварда Россия студентлары көне билгеләп үтелде. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина социаль челтәр буенча Менделеевск студентларының "кайнар" сессияне ничек уздырулары турында белеште.


Ольга Фёдорова, Ижевск дәүләт медицина академиясенең беренче курс студенты:
- Мин теш табибы булып эшләүче әтиемнең юлын дәвам итәргә уйлап, стоматология факультетына кердем. Бала чагымнан аның эшләгәнен күзәттем, шунлыктан һөнәр сайлауда ялгышмаганмын дип уйлыйм.
Яңа стандарт буенча, медик-студентларның беренче семестрдан соң сессиясе юк. Шунлыктан укулар кышкы каникуллар башланганчы дәвам итә. Яңа елга кадәрге кебек үк, без дәресләргә йөрибез һәм беренче зачётларыбызны алабыз.

Илдар Шәмсин, Казан милли тикшеренү технология университетының дүртенче курс студенты:
- Идарә һәм автоматлаштыру факультетында "Промышленность җайланмалары һәм технологик комплекслар автоматикасы һәм электр китергече" белгечлеге буенча укыйм. Шуңа минем өчен электр схемалары белән бәйле бар нәрсә кызыклы. Сессия җиңел түгел. Имтихан билетлар ярдәмендә яки укытучы белән әңгәмә формасында үтә. Материал шулкадәр күләмле, төн чыкканчы төшенүе кыен. Шуңа да карамастан, студент тормышы кызыклы һәм вакыйгаларга бай, университетта төрле чаралар үткәрелә, мисал өчен, Студент көне, беренче курс студентына багышлау һ.б.лар

Анна Игнатьева, Санкт-Петербург дәүләт политехника университетының беренче курс студенты:
- Мин "халыкара менеджмент" факультетына кердем, киләчәктә чит ил партнёрлары белән хезмәттәшлек итәргә телим. Әлегә беренче сессияне тәмамларга хыялланам, бер имтихан бирәсе калды! Сессиягә намус белән әзерләнәм, күп укыйм. Монда белем алу ошый, дусларым артты. Шәһәр дә искиткеч матур! Аның урамнары буйлап йөрергә, истәлекле урыннарда булырга яратам. Каникулга Менделеевскига әти-әнием янына кайтам.

Марина Зайцева, Рязань Җәза үтәү буенча федераль службасы идарә һәм хокук академиясенең икенче курс студенты:
- Икътисад факультетында укыячагымны күптән ачыкладым, башка вариантлар турында уйламадым. Башта кыен булды, атмосфера мәктәптәгедән аермалы. Беренче сессиядән соң гына студент буласың, шунда гына студентның күп нәрсәне үзе эшләргә тиешлеген аңлыйсың. Имтиханны бирмәсәң, сүзне кыска тоталар. Таләпчән укытучыларны яратам, кайберләре шаяртырга да сәләтле. Хәтерлим, беренче курста төркем белән дәрестән качарга уйладык. Икенче көнне укытучы безгә шалтыратып булса да планнарыбыз турында мине да кисәтергә кирәк иде, академиягә килеп тә йөрмәс идем дип шаяртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Россия студентлары кљненђ