Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Сезнең өчен истәлекле урыннар

    18 апрельдә Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау көне билгеләнә. Без менделеевлылардан районның нинди объектларын истәлекле дип санауларын һәм үзләренә килгән кунакларны кайда алып барачакларын сорашып белештек. Виктор Соловьёв, туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре: - Әлбәттә инде, 1870 елда төзелгән туган якны өйрәнү музее бинасы, Пётр Капитонович Ушков күмелгән...

    18 апрельдә Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау көне билгеләнә. Без менделеевлылардан районның нинди объектларын истәлекле дип санауларын һәм үзләренә килгән кунакларны кайда алып барачакларын сорашып белештек.
    Виктор Соловьёв, туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре:
    - Әлбәттә инде, 1870 елда төзелгән туган якны өйрәнү музее бинасы, Пётр Капитонович Ушков күмелгән 1928 елда төзелгән Богоявление чиркәве шәһәрнең тарихи мирасын тәшкил итә. Хлорлы калий цехы - тарихи һәйкәл. Химзавод үзе дә уникаль, чөнки анда Дмитрий Менделеев, Василий Вольнов, Лев Карпов һәм башка шундый шәхесләр хезмәт куйган.
    Наталья Потапова, Карпов исемендәге химзавод музее директоры:
    - Кунакларны бер дә икеләнмичә Кокшанга - завод тарихы башлангыч алган урынга алып барыр идем. Завод һәм туган якны өйрәнү музейларында булып, безнең район тарихы, йөзләгән еллар завод иминлеге хакына эшләгән династияләр турында күп нәрсәләр белеп була. Әлбәттә инде, тагын Ушковлар имениесен һәм аккошлары белән завод буасын күрсәтер идем.
    - Рамил Заһретдинов, тарих укытучысы:
    - Портта Кама ярында известь таштан якобсон аркасы тора иде. Аннан Камадан заводка тар колеялы юл уза. Шуларны күрсәтер идем, ләкин, кызганычка каршы, алар берничә ел юк инде. Безнең музейны күрсәтер идем. Әгәр аның башнясын реставрацияләп, зур сәгать куйсаң, бу йортта купец Ушков гаиләсенең тормышын сәхнәләштерү кызыклы булыр иде. Завод музеен күрсәтер идем. Тын Тауда чиркәүдән ерак түгел борынгы бина - Аднашевлар усадьбасы тора. Без, малайлар, аның яныннан тыныч кына узып китми идек. Ярымҗимерек стеналар безне гүя узган гасырга алып кайта. Үзебезне ярминкәгә килгән купецлар кебек хис итәбез. Шуны торгызырга иде.
    Ирина Васильева, пенсионер:
    - Минем өчен элек "Дружный" пионер лагеры булган урын истәлекле. Күпме бала анда җәйге каникулларын файдалы үткәрде. Учаклар, походлар, концертлар әле дә хәтердә. Кама буенда балаларның ялы югары дәрәҗәдә оештырыла иде. Хәзер дә һәр җәйне бу урынга киләм һәм үткәннәрне сагынып искә алам.
    Дарья Башарова, КФУ тарих һәм менеджмент факультетының өченче курс студенты:
    - Минем өчен Геройлар аллеясы һәм алты Советлар Союзы герое укыган мәктәп истәлекле. Кунакларга тагын ямьле Кама буен һәм дамбаны күрсәтер идем.
    Менделеевлылар истәлекле урыннар дип Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булганнарга салынган мемориалны, Билгесез солдат һәйкәлен, кызылгвардиячеләр каберлеген һәм башкаларны атадылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: