С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда ветераннар хорының "Визит" джаз-оркестры белән берлектә концерты
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда хезмәт ветераннары хоры Яр Чаллы шәһәренең "Визит" муниципаль джаз-оркестры белән берлектә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Җиңү мае" исемле концерт куйды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары мәртәбәле кунак булдылар. Концертта ветераннар хоры джаз оркестрына кушылып "Катюша", "Мәскәүдән Брестка кадәр" "Россия турында җыр" башкардылар....
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда хезмәт ветераннары хоры Яр Чаллы шәһәренең "Визит" муниципаль джаз-оркестры белән берлектә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Җиңү мае" исемле концерт куйды. Анда сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары мәртәбәле кунак булдылар.
Концертта ветераннар хоры джаз оркестрына кушылып "Катюша", "Мәскәүдән Брестка кадәр" "Россия турында җыр" башкардылар. Солистлар Луиза Вәлимөхәмәтова, Асия Кадыйрова, Римма Плитман, Анна Фәрхетдинованың татар һәм рус телләрендә яңгыраган җырлары, Любовь Косякова чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Якташыбыз Николай Макаровның джаз көенә башкарган җыры тамашачы мәхәббәтен яулады.
ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Завьялов җитәкчелегендәге оркестрга кушылып Яр Чаллы солистлары Анна Панфилова, Нияз Хәмәтшин, Анна Меерсон тамашачы хозурына "Зәңгәр яулык", "Барысы өчен дә танго", "Ветераннар" һәм башка музыкаль әсәрләрне югары профессиональ дәрәҗәдә җиткерделәр.
Оркестрның аһәңле көйләрен, коллектив чыгышын менделеевлылар җылы кабул итте, көчле алкышлар һәм "Афәрин" сүзләре концерт тәмамлангач та дәвам итте.
Мәдәният сарае директоры Радик Ахунҗанов ветераннар хоры һәм Яр Чаллы кунакларына тирән эчтәлекле концерт өчен тамашачы исеменнән рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатлары, чәчәкләр тапшырды.
Ахырда илебезгә имин тормыш бүләк итүчеләрнең тиңдәшсез батырлыгына дан җырлап "Җиңү көне" җыры яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев