Шатлык, дуслык һәм иҗат төркеме
Гассар исемендәге мәдәният сараеның киң сәхнәсендә аллы-гөлле итәкле чегән, уттай җитез испан, дәртле татар һәм сабыр хәрәкәтле кытай кызлары бии. Зал тулы тамашачы бию иленә беренче адымнарын ясаучы нәниләрнең бал корты булып очуларын, керпе һәм төлке рольләренә керүләрен, гномнарның күңелле тормышын тын да алмый күзәтә. Килешле киемнәр кигән урта һәм...
Гассар исемендәге мәдәният сараеның киң сәхнәсендә аллы-гөлле итәкле чегән, уттай җитез испан, дәртле татар һәм сабыр хәрәкәтле кытай кызлары бии.
Зал тулы тамашачы бию иленә беренче адымнарын ясаучы нәниләрнең бал корты булып очуларын, керпе һәм төлке рольләренә керүләрен, гномнарның күңелле тормышын тын да алмый күзәтә.
Килешле киемнәр кигән урта һәм өлкән төркем сылу кызларының күз иярмәс хәрәкәтләр ясавы алкышларга күмелә.
"Очарование" бию коллективына йөрүче 150 кызны һәм малайны осталыкка һәм камиллеккә югары категорияле белгеч Гүзәл Зиннәтуллина өйрәтә. Унсигез ел иҗат итү дәверендә ул никадәр баланы бию белән "сихерләгән", күпмесенә һөнәр юнәлеше биргән. Дөрес, ансамбльгә йөрүчеләрнең күбәләктәй җиңеллек белән катлаулы "па"лар башкаруы һәр хәрәкәтне, ишарәне күп тапкырлар кабатлаулар нәтиҗәсе. Бу турыда ансамбльне сәламләргә килгән мәгариф идарәсе начальнигы Р.Гайфуллина, иҗат үзәге директоры Ә.Талыйпова да әйтеп үттеләр. Алар, коллективның иҗат елъязмасын барлап, уңышларына тукталдылар һәм укучыларын җиңүләргә алып килүче Г.Зиннәтуллинага, "Морозко" Бөтенроссия, "Без бергә булганда" Халыкара конкурслар лауреатларына, "Алтын үкчә", "Бию каруселе", "Татарстан. РУ", "Созвездие-Йолдызлык" бәйгеләре призерларына мактау сүзләре җиткерделәр, грамоталар тапшырдылар.
Бәйрәм геройларына "Радуга" вокал төркеме солистлары Д.Гурьянова, А.Төхвәтова, С.Камашева, А.Комарова иң отышлы җырларын бүләк иттеләр.
Ансамбль ел саен шәкертләрен олы юлга озата. Быелгы чыгарылышлар - Ольга Ефремова, Диана Штырь, Анастасия Кириллова, Юлия Власова, Камилә Ризаева, Диләрә Гаязова - төркемнең йолдызлары. Аларны, "Очарование"дә шөгыльләнү дәверендә иң беренче ярдәмчеләре - әти-әниләрен үзәк директоры Ә.Талыйпова котлады, кызларга - таныклыклар, әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды һәм отчет концертыннан җыелган керемнең бер өлеше авыру якташыбыз Тимур Казаковка тапшырылачагын белдерде. Төркемнең уңышына зур өлеш кертүче аккомпаниатор Л.Ожегановага, костюмнар тегүче Г.Высоколенкога, В.Тришинага грамоталар бирелде.
Бию бәйрәме һәркемнең күңелендә онытылмас мизгелләр булып сакланыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 16:14«Республика затлары» проектын Минтимер Шәймиев күргәзмәсе ачты Казанда Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды.1900
-
20 гыйнвар 2021 - 10:24Бер миллион язылучысы булган блогер – «Ялкын» журналында «Ялкын» журналының гыйнвар саны тәкъдим ителде. Кичәдә миллион язылучысы булган татар блогерлары катнашты.2400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:49Эшлекле киңәшмәдә яңа билгеләнүләр турында хәбәр иттеләр Хакимияттә предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре белән киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева үткәрде.5100
-
19 гыйнвар 2021 - 15:47Менделеевлылар Качмануны билгеләделәр «Ушков утрауларында» кыю шәһәрлеләр бәкегә чумып алу өчен җыелдылар.3800
-
19 гыйнвар 2021 - 10:40«Сәламәт булырга телибез!» Быелның 11-15 гыйнварында 11 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасаның «Непоседы» иртә яшьтәге икенче төркемендә шундый девиз астында сәламәтлек атнасы узды.3900
-
18 гыйнвар 2021 - 14:31Сугыш ветераны Билал Вәлиев: «Тормышны яратыгыз һәм игелекле булыгыз» 95 яшьлек юбилеен билгеләүче Билал Вәлиев яшь буынга шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.7700
-
18 гыйнвар 2021 - 14:29Менделеевск районында ике автомобиль һәм «КАМАЗ»бәрелеште Автомобильләрнең берсендә бер яшьлек бала да була.8000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:292 нче «Әкият» балалар бакчасында «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы узды «Идел буе халыклары мәдәнияте» айлыгы уңаеннан 2 нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар остазлары белән берлектә милли колоритта панно әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар.5200
-
15 гыйнвар 2021 - 10:41Эшлекле очрашуда районның социаль-икътисадый мәсьәләләре каралдыРайон башлыгы Валерий Чершинцев РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән территориянең социаль-икътисадый мәсьәләләрен тикшерде.10300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:39Район ветераннары өчен яңа ел Бал-маскарады булдыЧара С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды.8800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.19000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:10Менделеевскида коронавирустан вакцинация ясату дәвам итә Бу турыда хакимияттә узган шәһәр киәшмәсендә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.12600
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54«Миллиард.татар» сайты ачылды Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итә.12200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика