Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Шаян” – бию һәм тормыш мәктәбе

"Шаян" РФ халык иҗатының атказанган коллективы Халыкара бию көнендә Менделеевск тамашачысына отчёт концертын тәкъдим итте. Район бренды булган хореографик ансамбль 41 нче сезонын төрле дәрәҗәдәге фестиваль һәм бәйгеләрдә җиңүләр белән япты. Сәхнәдә өлкән төркемнәр белән беррәттән яңа чыгыш ясаучы кечкенәләр дә үзләрен ышанычлы тоттылар, копилкага лауреат дипломнары алып килделәр. Бу...

"Шаян" РФ халык иҗатының атказанган коллективы Халыкара бию көнендә Менделеевск тамашачысына отчёт концертын тәкъдим итте.

Район бренды булган хореографик ансамбль 41 нче сезонын төрле дәрәҗәдәге фестиваль һәм бәйгеләрдә җиңүләр белән япты. Сәхнәдә өлкән төркемнәр белән беррәттән яңа чыгыш ясаучы кечкенәләр дә үзләрен ышанычлы тоттылар, копилкага лауреат дипломнары алып килделәр. Бу көнне алар беренче лаеклы бүләкләрен алдылар.

Шаянлыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров сәламләде, ансамбль җитәкчесе һәм педагог-репетиторлар Нәкыя Насыйфуллина, Лилия Бәхтиярова, Ләйсән һәм Дамир Латыйповларга район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сәхнәдә бер композиция икенчесен алыштырды. Җыелганнар халыкка танылган биюләрне генә түгел, премьераларны да көчле алкышладылар.

Аеруча чыгарылышларны тәбрикләү күңелләрне әсир итте- быел яраткан "Шаян" белән ун егет һәм кыз саубуллашты.

- Ансамбль белән аерылышу мөмкин түгел, - диделәр үз чыгышларында узган еллардагы чыгарылышлар, - без бирегә кайтабыз һәм кабат-кабат биибез.

Тантана геройларын Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, ата-аналар, кече төркемдә тәрбияләнүчеләр котладылар. Бию курсын тәмамлау турында таныклык, бүләкләр, чәчәкләр кичәне тагын да тулыландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев