Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Шаянлылар” һәрвакыт бергә

Әниләр көне уңаеннан С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Өлкәннәр һәм балалар” дип исемләнгән интеллектуаль-музыкаль спорт уены узды.

Анда остазлары Нәкыя Насыйфуллина, Ләйсән Латыйпова һәм Лилия Бәхтиярова җитәкчелегендәге атказанган “Шаян” ансамбленең икенче һәм өченче төркемендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Ярышлар барышында командалар логик фикерләү сәләтен күрсәттеләр, зиһенннәрен һәм эрудицияләрен эшкә җигеп, алып баручының сорауларына тиз һәм дөрес җаваплар бирделәр. Спорт туры да җитди булды. Уенда катнашучылар тупны кәрзингә ыргыттылар, “йөгерү юлында”гы каршылыкларны җиңделәр. Кичәне концерт номерлары белән ямьләндергән музыкаль бәйге балалар һәм өлкәннәрнең сәләтле булуларын исбатлады.

– Яшь буынның төрле яклап үсеш алуы тулысы белән педагогларның һәм ата-аналарның сабырлыгына бәйле. Балаларыгызның иҗат юлында уңышлар һәм җиңүләр күп булсын, – дип билгеләде сәламләү чыгышында Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова.

Яшь шаянлыларга “Барсик” Бөтенроссия бәйгесеннән беренче дәрәҗә лауреат дипломнары һәм истәлекле значоклар тапшыру, чәй эчү һәм дискотека чараның истәлекле мизгеле булды.

– Бүген залда күпме кызлар һәм малайлар! Барысы да күңел ача. Хореографларга ныклы сәламәтлек һәм оптимизм телибез. Чараны оештыручыларның барысына да рәхмәт! – диләр ата-аналар.

Л.Минигәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев