Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Шаян»ның юбилеена илебезнең төрле төбәкләреннән кунаклар килде

Районда эш визиты белән Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары Назиржон Абдуганиев булды.

Татарстан Республикасы чигендә почетлы кунакны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Менделеесвк районы җитәкчесе, Халыклар дусты йорты директоры Фирүзә Габдрахманова, мәдәният Идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, милли автономияләр җитәкчеләре каршы алдылар.

Татарлар почетлы кунакка милли ризык чәк-чәк тәкъдим иттеләр.

Беренче булып делегация Монаш авылында булды. Аннан соң Илнәт, Иске Гришкин һәм Татар Чаллысына юл алдылар. Удмуртлар, марилар, керәшеннәр, руслар, чувашлар үз халкының традицияләрен, йолаларын күрсәттеләр.

Кунаклар өчен төрле мәдәни программалар тәкъдим ителде һәм алар РФ халык иҗатының атказанган «Шаян» коллективының юбилей концертында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев