Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Шаян”ның йөзек кашы, Россиянең җаны

- Бүген барлык алкышлар сезнең өчен, - алып баручы Виктор Никифоров Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллинаның юбилей кичәсен шундый сүзләр белән ачты. Нәкыя Шамилевна 40 елдан артык гомерен хореографиягә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлый. Белоус посёлогында туган кыз халык иҗаты гаилә традицияләре белән тыгыз бәйләнгән күпбалалы хезмәт сөючән гаиләдә...

- Бүген барлык алкышлар сезнең өчен, - алып баручы Виктор Никифоров Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллинаның юбилей кичәсен шундый сүзләр белән ачты.
Нәкыя Шамилевна 40 елдан артык гомерен хореографиягә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлый. Белоус посёлогында туган кыз халык иҗаты гаилә традицияләре белән тыгыз бәйләнгән күпбалалы хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнә. Нәкыя мәдәният училищесында һөнәренең нечкәлекләренә төшенә, иҗат биографиясен Бәзәкә клубында башлый, аннан Менделеевскиның район мәдәният йортында эшли.
Карпов исемендәге химия заводы Нәкыя Шамилевнаның тормышында үзенчәлекле чор була: "Веселуха" ансамбле оеша, аның җитәкчесенең иҗат почеркы формалаша. Соңрак завод ансамбле гомумшәһәрнекенә әверелә һәм "Шаян" исемен ала. Хәзер төркемне республикадан һәм Россиядән читтә дә беләләр.
- Сез бик күпләрне - балаларны, әти-әниләрне, әби һәм бабайларны бәхетле иттегез, - дип билгеләде район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Нәкыя Шамилевнага Мактау грамотасы тапшырып.
Районны гади булмаган 1999 елда җитәкләгән ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров "Шаян" концертыннан алган беренче тәэсирләре турында сөйләде.
- Ул вакытта район катлаулы икътисадый хәлдә иде, минем шигем дә зур булды. Ләкин, беренче тапкыр "Шаян" ансамбле концертын карап, педагогның һәм менделеевлыларның талантына һәм рухи байлыгына шаккаттым.
Нәкъ менә район җитәкчесе ярдәме белән "Шаян" халыкара фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашу мөмкинлеге ала. Бию культурасында менделеевлыларның берничә буыны тәрбияләнде. Хәзер Нәкыя Шамилевнада аның беренче чыгарылышларының оныклары шөгыльләнә. Иҗади хезмәтен хөрмәтләү йөзеннән Нәкыя Насыйфуллина 2011 елда "Россиянең җаны" Бөтенроссия премиясенә лаек булды. Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, предприятиеләр җитәкчеләре Дамир Шәмсин, Фирдис Абдрахманов, Ибраһим Галимов, Гассар исемендәге мәдәният сарае коллективы юбилярга ихлас котлау сүзләре адресладылар.
Туганнарының - балалары Илдар, Ләйсән, Ленарның, оныкларының яраткан әниләре һәм дәү әниләренә багышлаган шигырьләре, җыр һәм биюләре, шулай ук искиткеч ком анимациясе күңел кылларын тибрәндерде. Нәкыя Шамилевна тормыш иптәше Равил истәлегенә җыр башкарды.
Концерт программасында "Шаян" ансамбле, "Менделеевсказот"ның бию төркеме, Алабугадан "Ритм" дуэты чыгыш ясады.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Шаян Нђкыя ШамилевнаНасыйфуллина