21 март - Бөтендөнья шигърият көне. Менделеев районында Егор Уткин, Марсель Гыймазетдинов, Дифкат Сирай, Илгиз Абдуллин, Фәния Шакирова һ.б. шагыйрьләр шактый, яшь каләм тибрәтүчеләр дә бар.
Менделеевлылар шигърият белән кызыксынамы, нинди шагыйрьләргә өстенлек бирәләр, якташларыбыз иҗаты белән танышлармы? Шушы һ.б. сораулар белән без шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.
Гөлназ Хафизова, татар китапханәсе...
21 март - Бөтендөнья шигърият көне. Менделеев районында Егор Уткин, Марсель Гыймазетдинов, Дифкат Сирай, Илгиз Абдуллин, Фәния Шакирова һ.б. шагыйрьләр шактый, яшь каләм тибрәтүчеләр дә бар.
Менделеевлылар шигърият белән кызыксынамы, нинди шагыйрьләргә өстенлек бирәләр, якташларыбыз иҗаты белән танышлармы? Шушы һ.б. сораулар белән без шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.
Гөлназ Хафизова, татар китапханәсе мөдире:
- 18 мартта шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь, Е.Уткин ис.премия лауреаты, ун шигырьләр җыентыгы авторы, шагыйрь Илгиз Абдуллинга 80 яшь тулды. Бу уңайдан китапханәдә аның тормыш юлы һәм иҗаты турында күргәзмә оештырдык. Якташ композиторларыбыз Зиннур Мөхәммәтдинов, Роберт Нәбиуллин, Фәргат Гарипов, Радик Ахунҗанов, Виктор Никифоров И.Абдуллин шигырьләренә көйләр иҗат иттеләр. "Күңелемнең чишмәсенә моң гөлләрен салдың - шигърият" дип язды шагыйрь үзенең бер шигырендә. Илгиз Исмәгыйловичның шигырьләре тирән мәгънәгә ия. Алар туган җирне ярату, сөю-мәхәббәт, милләтебез киләчәген кайгырту хисләре белән сугарылганнар. Бөек Ватан сугышы чорына багышлап язылган шигырьләре үзгә бер әһәмияткә ия. Аның "Солдат хатыннары", "Сыңар кул Гали турында баллада», "Карт солдат", "Җиңү көне" һ.б. шигырьләре халкыбыз тарихын сурәтли.
Гөлсинә Заһретдинова, хезмәт ветераны:
- Мин шигырьләрне яратып укыйм. Туган як шагыйрьләре иҗат иткән шигъри тәлгәшләрдән күңелемә илһам алам. Мисал өчен, Марсель Гыймазетдиновның шигырь китапларын фатирымда кадерләп саклыйм. Әдипнең шигырьләре кеше күңелен яктылыкка, нурга баета, яшәүгә өнди. Популяр җырчылар башкаруында Марсель Гыйльфанович сүзләренә язылган җырлар радио һәм телевидениедән еш яңгырый. Башкортстан шагыйрәсе Кәүсәрия Шафикова йөрәк түренә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итә, аның әсәрләрен тыңлаганда күзләр яшьләнә. Евгений Кнутовның рус телендә язылган шигырьләре халыкчанлыгы белән җәлеп итә. Һәр шагыйрьнең иҗаты үзенчәлекле һәм һәркайсының үз укучысы бар.
Земфира Шакирова, китапханә хезмәткәре:
- Шигырьләр нинди телдә язылса да иң мөһиме эчтәлеге яхшы булсын.
Бәзәкәдә туып-үскәнгәдер, мин авылдашларым Фәния Шакирова һәм Марсель Гыймазетдинов, якташларым Наил Тимербаев, Саймә Гыйльметдинова, Дифкат Сирай, Гайшә Сәгъдиева, Нур Шәриф, Камил Гыйльмуллин шигырьләре белән яхшы таныш. Аларның иҗаты туган як, мәхәббәт темасын яктырта, авыл халкының яшәү рәвешен ачык чагылдыра. Шигырьләре гадилеге һәм тирән мәгънәгә ия булулары белән укучыны үзләренә җәлеп итәләр. Гөлшат Зәйнәшева, Фәнис Яруллин иҗатлары кеше күңелен баету белән бергә, изгелеккә, әдәпле, әхлаклы, миһербанлы булырга өйрәтә.
Мин җырларга яратам. Шуңадыр, мөгаен, җырның сүзләре ошаса, мин аны бик тиз истә калдырам һәм һәркайда көйләп йөрим.
Ясминә Тимергалина, апрельдә 4 яшь тула:
- Мин шигырьләрне бик яратам. Әнием Гөлчәчәк миңа кибеттән балалар өчен матур итеп бизәлгән шигырь китаплары алып кайта. Ул укыганда мин исемдә калдырам һәм барысын да диярлек яттан сөйлим. Һәр көнне 8 нче балалар бакчасында яңа шигырьләр өйрәнәбез. Тәрбияче апалар Зөлфия Гайнетдинова һәм Ләлә Шиабиева безгә кызыклы шигырьләр укыйлар. Кичен өйгә кайткач аларны мин әниемә, әтиемә һәм әбиемә сөйлим.
- Тыңлаучы булса Ясминә сәгатьләр буе да шигырьләр сөйләргә әзер. Ул аларны ихлас күңелдән, сәнгатьле итеп укый, һәммәбезне үзенә карата, дөньябызны түгәрәк итә,-ди дәү әнисе Светлана Александровна, оныгының сәләтле булуына шатланып.
Энҗе Заһидуллина, 3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар, рус, башкорт һәм урыс әдипләре
шигырьләре тирәнтен өйрәнелә. Уку әсбапларында туган ягыбыз шагыйрьләре турында язылмаса да, без татар төркеме балаларын аларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырырга тырышабыз. "Бәллүр чишмә" әдәби түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм малайлар шагыйрьләр һәм язучылар иҗаты белән даими танышып, аларның китапларын укыйлар, белемнәрен киңәйтәләр. Элек җирле шагырьләр И.Абдуллин, М.Гыймазетдинов, Е.Уткин һ.б.ларның иҗаты тирәнтен өйрәнелә иде, бу уңайдан фәнни-гамәли конференция оештырылды, татар иҗтимагый үзәге эшләде.
Нет комментариев