Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәхнәдә – ак халатлы медиклар

"Җиңү салюты" XIV район халык иҗаты фестивале кысаларында Менделеевск район үзәк больницасы хезмәткәрләре тәкъдим иткән концерт аншлаг белән узды. Фойеда кул эшләреннән күргәзмә, "Кан басымыңны үлчә" акциясе оештырылды. Район үзәк больницасы шифаханәсе фельдшерлары Юлия Гоголева һәм Эсмира Мусаева, шәфкать туташы Альбина Гыйльметдинова фестивальгә килүчеләрнең кан басымнарын үлчәп, киңәшләр бирделәр. 13...

"Җиңү салюты" XIV район халык иҗаты фестивале кысаларында Менделеевск район үзәк больницасы хезмәткәрләре тәкъдим иткән концерт аншлаг белән узды.
Фойеда кул эшләреннән күргәзмә, "Кан басымыңны үлчә" акциясе оештырылды. Район үзәк больницасы шифаханәсе фельдшерлары Юлия Гоголева һәм Эсмира Мусаева, шәфкать туташы Альбина Гыйльметдинова фестивальгә килүчеләрнең кан басымнарын үлчәп, киңәшләр бирделәр. 13 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре Винера Нәҗметдинова һәм Любовь Крестьянинова әлеге гамәлнең файдалы һәм кирәкле булуын әйттеләр, кеше сәламәтлеге турында кайгыртучыларга рәхмәт белдерделәр.
Ирина Порсева һәм Рәзинә Никитина алып барган концерт "Сугыш башлану" күренеше белән башланды. Оныкчыгы әбисенә район газетасын алып кайта. Анда кызчыкның бабасының бабасы турында мәкалә язылган. Хатирәләрдән күзләре яшьләнгән әби сугыш чоры турында сөйли.
- Бөек Ватан сугышы елларында илебез госпитальләрендә 22 миллион кеше дәваланган, шуларның 17 миллионы медиклар тырышлыгы белән савыгып, кабат яу кырына киткән. Бондюг больницасының баш табибы, хирург Ефим Чоловский, табиб-фтизиатр, медэксперт Александр Клунок, район үзәгендә балаларны эвакуацияләү учреждениесе оештырган Иван Добрынин, Ижевка больницасы фельдшеры Александр Голоднев һ.б.лар сәламәтлек саклауга зур өлеш керткән шәхесләр, - дип дәвам иттеләр алып баручылар.
Тамашачы "Ялга туктау", "Хатлар язышу" һәм "Госпиталь" театральләштерелгән күренешләрен, Вера Фәйзиханова һәм Гөлнара Гарипова дуэтын, Флорида Әхмәдиева, Наилә Закирова, Гөлнара Гарипова, Вера Фәйзиханова башкаруында моңлы җырларны алкышлар белән каршылады. Рәзинә Никитинаның М.Җәлил сүзләренә "Вәхшәт" шигыреннән залда утыручыларның күзләре яшьләнде. Денис Чернов, Марина Гусева, Полина Антонова сугыш чоры шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Медицина хезмәткәрләре балаларының "Граница","Что я в жизни успел", "Кадриль", "Весна сорок пятого года" һәм татар биюләре, Виталий Петровның музыкаль композициясе, иҗаты белән менделеевлыларның ихтирамын һәм хөрмәтен казанган Галина Богданованың авторлык, Ришат Кәбировның татар һәм рус телләрендә бердәй осталык белән башкарган җырлары сәхнә бизәге булды, тамашачы аларның чыгышын "Афәрин!" сүзләре белән бик озак алкышлады.
Концерт барышында экранда сугыш чоры кадрлары күрсәтелде. Илебезне фашист илбасарларыннан азат иткәндә һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Район җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галеева Валерий Чершинцев исеменнән үзәк хастаханәнең баш табибы Олег Сабаевка, фестивальдә катнашучыларга һәм аны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Шәһәрдәшебез, пенсионер, дүрт бала әнисе Валентина Кузнецова концерттан канәгать калуын, артистларның яхшы әзерлеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары район халык иҗаты

2
X