Сәхнәдә – район үзешчәннәре
786
0
0
Ольга Смолькова Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре тәкъдим иткән халык иҗаты фестиваленең шәһәрдәге беренче концерты программасына 20 номер теркәлде. Концерт башланганчы кулланма иҗат әйберләре күргәзмәсе менделеевлыларның игътибарын җәлеп итте. Редакция хезмәткәрләре һәм "Батыр" яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре фестиваль кысаларында оста кул эшләре тәкъдим иттеләр. Сәйләннән эшләнгән әйберләргә тамашачы аеруча сокланды. Шул ук...
Ольга Смолькова
Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре тәкъдим иткән халык иҗаты фестиваленең шәһәрдәге беренче концерты программасына 20 номер теркәлде.
Концерт башланганчы кулланма иҗат әйберләре күргәзмәсе менделеевлыларның игътибарын җәлеп итте. Редакция хезмәткәрләре һәм "Батыр" яшүсмерләр спорт мәктәбе вәкилләре фестиваль кысаларында оста кул эшләре тәкъдим иттеләр. Сәйләннән эшләнгән әйберләргә тамашачы аеруча сокланды. Шул ук вакытта аларның авторы - ат спорты базасы зоотехнигы Антонина Гайсова тыйнак кына читтә басып торды.
- Сәйлән ярдәмендә бизәкләр ясау белән ике елга якын шөгыльләнәм. Бигрәк тә агачлар ясарга яратам. Бу эшләр - минем коллекциямнең бер өлеше, - ди Антонина Федоровна.
Артистлар чыгышларына әзерләнгән арада без менделеевлылардан бүген бу залга кем буларак килүләре белән кызыксындык.
- Без тамашачы булып килдек, - диләр Фаилә Мифтахова һәм Дамира Талыйпова, - үзешчән сәнгать концертларын карарга яратабыз, күңелгә якын чыгышлар бар, үзебез дә яшь чагында җырладык.
- Мин бүген монда тамашачы да, хуплау төркеме әгъзасы да, - ди Светлана Герега, - кызым Марина эчке эшләр бүлегеннән вокал жанрында чыгыш ясый. Элегрәк инде ул фестивальнең икенче дәрәҗә лауреаты булган иде.
- Безнең коллектив ике номер - скетч һәм җыр тәкъдим итә, - ди "Нептун" сәламәтләндерү комплексы директоры Розалия Насыйфуллина, - яхшы чыгыш ясарлар дип ышанам.
Концертны ачу хокукы Гассар исемендәге мәдәният сараеның ветераннар хорына бирелде. Ветераннар башкарган "Зиләйлүк" һәм Россия турында җырлар алкышларга күмелде.
Алып баручылар Виктор Никифоров һәм Рәкыйга Хәмәтгалимова район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов рәислегендәге жюри әгъзалары белән таныштырдылар "Менделеевск" МҮ директоры Лариса Кривилёва, Алабуга мәдәният училищесы укытучысы Светлана Бакашева, "Юность" РМЙ автоклубы мөдире Елена Дунаева, хореограф Ләйсән Латыйпова номерларга бәя бирәчәкләр.
Барлык коллективлар диярлек вокалны сайлаган. Руслан Рабаданов, Марина Мокшина, Галина Богданова, Марина Комарова, "Былина", "Купанча" ансамбльләре һ.б. лар чыгышы яратып кабул ителде.
"Нептун" комплексы коллективы башкаруында "Дискотека" сценкасы чыгышыннан зал эче катып көлде. Брейк-данс командасы, Софья Сәхибуллина (сәнгать мәктәбе) башкаруындагы "Биюче бармаклар" инструменталь пьесасы уңай тәэсир калдырды.
Редакция хезмәткәре Динар Бәхтиев, Марина Герега, Елена Будник (Боз сарае) үзләренең мөлаемлыгы, вокал осталыгы белән тамашачыларны таң калдырды.
"Җирне саклау безгә васыять" исемле фестивальнең темасына туры килә торган финал җырын ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гудовская башкарды.
Залдан чыгучыларның фикерләре төрле:
- Алия Абрамова һәм Илдар Фаразетдиновның дуэты бик кызыклы.
- Гөлнара Шәймәрдановага гастрольгә чыгарга вакыт.
- "Былина" ансамбленә киләсе концертта брейк-данс төркемен артта биеп торырга алырга кирәк.
Димәк, фестиваль яши, менделеевлылар аңа битараф түгел һәм алар күңелендә кызыксыну уята.






Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак4800
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.5300
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.16300
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.13100
-
11 май 2022 - 15:48Менделеевскида электр энергиясе аерылу графигы Электр җиһазларында планлаштырылган эшләр алып барыла11300
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17200
-
11 май 2022 - 14:37«Россиянең ел агачы-2022»не бергәләп сайлыйк Татарстан республикасыннан чыршының конкурс номеры – 4910800
-
11 май 2022 - 13:31Турай авылында экологик сәгать үткәрелде Чара авыл китапханәсендә оештырылды12100
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.13100
-
6 май 2022 - 11:27Менделеевскида транспорт йорүе чикләнәчәкЮлга чыкканда чикләүләрне күз алдында тотырга киңәш итәбез14800
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.17200
-
11 май 2022 - 13:19Рушания Габдуллина: «Актив булу һәрвакыт модада» Турай авылында яшәүче Рушания Габдуллина 60 яшьлек юбилеен билгеләде17100
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84