Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәхнәдә – “Яңа шәһәр”

"Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда "Яңа шәһәр" төркеменең Менделеевскиның 45 еллыгына багышланган концерты булды. Төркем ун ел элек Руслан Аничкин, Валерий Замятин һәм Сергей Хашимов инициативасы буенча оешты. Соңгысы бераздан Мәскәүгә китә һәм коллектив яңа кешеләр - Валерийның тормыш иптәше Олеся, Русланның энекәше Никита һәм Дима Хәлиуллин белән тулылана....

"Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда "Яңа шәһәр" төркеменең Менделеевскиның 45 еллыгына багышланган концерты булды.

Төркем ун ел элек Руслан Аничкин, Валерий Замятин һәм Сергей Хашимов инициативасы буенча оешты. Соңгысы бераздан Мәскәүгә китә һәм коллектив яңа кешеләр - Валерийның тормыш иптәше Олеся, Русланның энекәше Никита һәм Дима Хәлиуллин белән тулылана.
- Алар атнага ике тапкыр репетецияләр ясыйлар. Хәйрия максатыннан балалар приютларына, картлар йортларында, төрмәләрдә, махсус мәктәпләрдә концертлар куялар, - дип сөйли коллективны яклаучы, гастроль турларын оештыручы һәм үзе дә җырлар башкаручы Владимир Аничкин.
Коллективта аны продюсер дип атыйлар.
- Музыка - кешегә белемнәр җиткерә торган инструментларның берсе, - ди Руслан. - Үзебезгә ошаган көйләрне башкарабыз - классика һәм лайт-рок жанрындагы җырлар.
Егетләр танылган авторларның композицияләрен башкаруларын әйттеләр, шул ук вакытта үзләре дә көйләр һәм текстлар язалар. Мәңгелек темаларны хуп күрәләр - тормыш һәм үлем, хыял фәлсәфәсе, якты киләчәккә ышаныч.
- Чыгышыбызны туган шәһәребездә беренче концерт дип атарга була һәм менделеевлыларның безне тыңларга килүенә шатбыз.
- Концертка күршем Владимир Аничкин чакырды, - ди хезмәт ветераны Наилә Гаязовна Закирова. - Аның шулай матур җырлаганын белми идем. Барысы да ошады, егетләр дә талантлы. Төркемгә уңышлар һәм чәчәк атуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Сђхнђдђ – “Яћа шђџђр”

2
X