Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Шәһәрдә Казан артистлары

    С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Казан эстрадасы артистлары концерты булды. Алар менделеевлыларның күңелләрен күтәрделәр һәм бәйрәм атмосферасы бүләк иттеләр.

    Чараны Артур Шугаепов ачты. Үзенең харизмы, елмаюы һәм “Сандугач” җыры белән ул тамашачыны әсир итте.

     – Барыгызга да яхшы кәеф юлдаш булсын. Җылы кабул итүегез өчен рәхмәт, – диде ул.

    Аннан соң сәхнәгә “Кыю кызлар” дуэты (Линара Гәлимова һәм Рузилә Сәмигуллина) чыктылар. Илсур Сафин, Фирдаус Нуретдинова, Чулпан Әхмәтҗанова һәм башкалар гадәти булмаган чыгышлары белән сокландырдылар.

    Шәһәрлеләр берничә сәгать дәвамында күңелләренә рухи азык алдылар, һәр номерны көчле алкышладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: