Шәһәребездә – ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТР дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концерты булды. Аны ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды. Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында, җир шарының бик күп илләрендә чыгыш ясаган коллективны тамашачы һәрвакыт көтеп ала һәм алкышларга күмә. - Татар милләтенең тарихын, мәдәниятен һәм...
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда ТР дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концерты булды. Аны ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов алып барды.
Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында, җир шарының бик күп илләрендә чыгыш ясаган коллективны тамашачы һәрвакыт көтеп ала һәм алкышларга күмә.
- Татар милләтенең тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен халкыбызга, аеруча яшь буынга җиткерүдә ансамбль уңышлы эшли. 14 ел җитәкче булып эшләү дәверендә күп җирләр, илләр гиздек, татарлар булмаган җир юк. Халык иҗатын дөньяга танытуда директор Гөлшат Шарапованың тырыш хезмәте мактауга лаек, -ди профессор Айдар Фәйзрахманов.
Концерт барышында дәртле җырлар, очкынлы биюләр, халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады.
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Радик Ахунҗанов Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан гаҗәеп концерт тәкъдим иткән ансамбльгә рәхмәт белдерде һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.
- Программа тирән эчтәлекле, һәр чыгыш зур осталык белән башкарылды, киемнәре күз явын алырлык, кадрдагы табигать күренешләре, туган ягыбызның матурлыгына сокланып туймаслык, татар булуыма күңелемдә горурлык хисләре тойдым, биредә алган тәэсирләрне аңлатырга сүзләр җитмәс кебек, - диләр менделеевлылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.6200
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.7400
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.8000
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.7400
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.7600
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.8600
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.7000
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.9700
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13900
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18600
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14800
-
15 апрель 2021 - 15:29Шәһәр ишегаллары төзекләндереләчәк Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева Химиклар урамының 6, 7, 8 һәм 9 йортларында яшәүчеләр белән очрашты. Әлеге ишгаллары буйлап тротуарларны, парковка урыннарын төзекләндерү һәм юлларны киңәйтү планлаштырыла.14000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика