Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Сипкелләр" исемле яшь башкаручыларның гала-концерты

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Сипкелләр" исемле яшь башкаручыларның гала-концерты узды. Концертны алып баручы Гүзәл Зиннәтуллина III нче фестиваль-конкурсның сайлап алу турында барлыгы 500гә якын бала катнашуын, иң яхшылар дип табылганнары йомгаклау концертында чыгыш ясаячагын әйтте. - Гүзәл Әфәндияровна тәкъдиме белән 2012 елда әлеге фестиваль үткәрелә башлады. Ул вакытта бәйге укучылар...

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Сипкелләр" исемле яшь башкаручыларның гала-концерты узды.

Концертны алып баручы Гүзәл Зиннәтуллина III нче фестиваль-конкурсның сайлап алу турында барлыгы 500гә якын бала катнашуын, иң яхшылар дип табылганнары йомгаклау концертында чыгыш ясаячагын әйтте.

- Гүзәл Әфәндияровна тәкъдиме белән 2012 елда әлеге фестиваль үткәрелә башлады. Ул вакытта бәйге укучылар арасында оештырылса, бер елдан мәктәпкәчә яшьтәгеләрне дә колачлады. Вокал, хореография, сәнгатьле сөйләм, декоратив-гамәли сәнгать номинацияләре балаларның сәләтен ачарга һәм аны тагын да үстерергә, камилләштерергә мөмкинлек бирә, - дип белдерде мәктәптән тыш эшләр үзәге ветераны Әлфия Талыйпова.

"Җир безнең гомуми йортыбыз" (10 нчы балалар бакчасы) театральләштерелгән тамашасы, "Помидор түтәлендә" ("Очарование"), "Рыжий Ап" (БСМ), "Тузан, җыештыру һәм төчкерү" (мәктәптән тыш эшләр үзәге), әрәмәдә балан (2 нче) һәм кытай (Монай мәдәният йорты)биюләре, Эмилия Сайранова башкаруындагы "Ковбой" җыры (С.Гассар исемендәге мәдәният сарае), "Гномики" "Ля-ля-фа" вокал студиясе җырлары йомгаклау концертының бизәге булдылар.

Мәдәният Идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова һәм район мәгариф Идарәсе начальнигы урынбасары Фидан Кәлимуллин фестивальне оештыручыларга, музыкаль җитәкчеләргә һәм катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

"Сәнгатьле сөйләм", "Вокал", "Хореография" номинацияләрендә Эмилия Шиһапова (мәктәптән тыш эшләр үзәге), Эмилия Кузнецова (С.Гассар исемендәге мәдәният сарае) һәм 8 нче балалар бакчасы Гран-при яуладылар.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

- Барлык катнашучылар да зәвыклы киемнәрдә һәм бик яхшы әзерләнгәннәр. Тамашачы һәр чыгышны дәррәү алкышлады. Яшь буынның сәләтен үстерүгә уңай шартлар булдыручы район җитәкчелегенә барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәм, - ди шәһәрдәшебез Алсу Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев