Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәхнәдә – Менделеев токымнары

Районда фестиваль концертлары старт алды. Беренчеләрдән булып үз осталыкларын удмурт милләте күрсәтте.

Монаш авылы мәдәният йортында Яңабирде, Ижёвка, Менделеевск һәвәскәр артистлары һәм хуҗалар чыгыш ясадылар. Концерт “Теремшур” һәм “Возжайка” халык ансамбльләре башкаруында “Җәйге чорда” исемле вокал-хореографик композициясе белән башланды. Тамашачы кунакларны – удмуртиядән җырчы Наталья Васильева һәм аның вокал төркемен алкышлар белән каршылады.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда фестиваль “Без – Менделеев токымнары” исеме астында уза һәм периодик таблица ачылу елына, танылган химикның тууына 185 ел тулуга багышлана. Бәя теманың эчтәлеген ни дәрәҗәдә ачуга карап бәяләнде.

Ахырда район башлыгы Валерий Чершинцев артистларга позитив кәеф, яхшы концерт өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев