Сәләтле балалар өчен тылсым
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда сәләтле балалар өчен чыршы бәйрәме узды.
Анда 70 укучы чакыру алды – уку алдынгылары, төрле бәйгеләр һәм олимпиадаларда, спорт, иҗат ярышларында җиңүчеләр, шәһәр, район һәм республика чараларында актив катнашучылар.
Балалар могҗизалар илендә
С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның Ә.Ахунов исемендәге халык театры (Гөлназ Стрелкова) балаларга язучы Льюис Кэрроллның берүк исемдәге “Алиса могҗизалар илендә” яңа ел тамашасын күрсәтте. Башта ук геройлар балаларны һәм аларның ата-аналарын фантастик һәм мавыктыргыч дөньяга алып керделәр. Алиса исемле кызның тылсым иле буенча сәяхәте турындагы сюжет ( төп рольдә – Эльвина Сайранова ) яңа буяулар белән уйнады. Капма-каршы чынбарлык – изгелек һәм явызлык белән көрәш, ак һәм кызыл патшабикәләр каршылыгы, балалар һәм өлкәннәр дөньясы, үзара аңлашу һәм гармония, кеше йөрәгенең көчлелеге турында белделәр. Зәвыклы костюмнардагы ачык махсус эффектлар белән баетылган мавыктыргыч тамаша яшь тамашачыны, өлкәннәр аудиториясен битараф калдырмады.
Район башлыгы белән формаль булмаган әңгәмә
Киләсе Яңа ел белән балаларны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады.
– Сезнең һәрберегез өчен бу ел үзенчәлекле булды – кемдер ниндидер яңа нәрсәләр турында белде, икенчеләре – ышанычлы дуслар тапты, өченчеләр – белем һәм уңышлар копилкасын арттырды. Киләчәктә дә сезгә уңышлар, кызыклы ачышлар юлдаш булсын һәм изге теләкләрегез чынга ашсын, – дип белдерде Валерий Сергеевич.
Формаль булмаган әңгәмәдә район башлыгы Менделеевскида яшьләр өчен гамәлгә ашырылучы кайбер проектлар турында сөйләде, аларны нәрсә кызыксындыруы, нинди сорауларга әһәмият бирергә кирәклеге турында сорашты. Укучылар сәясәт, мәгариф, мәдәният турында сөйләделәр, көнүзәк темаларны тикшерделәр. Балалар район думасы активистлары Элина Леонова, Әнвәр Гәрәев, Данил Стройкин, Ангелина Гәзизуллина район башлыгына сораулар бирделәр.
– Район башлыгы булу катлаулымы? – дип кызыксынды Элина.
– Катлаулы гына түгел, җаваплы да, – дип билгеләде Валерий Чершинцев. – Власть белән халык арасындагы әңгәмәнең төп уңышы халыкның ышанычы һәм яклавы.
Көн геройлары
Балалар яңа ел кунаклары булырга мөмкинлек биргән уңышлары турында сөйләделәр. 2 нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Елизавета Редькина мәдәни чараларда актив катнаша, биш елдан артык Монай авыл мәдәният йортында бии. Яңабирде мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Виктор Николаев төрле конференцияләрдә көчен сынап караган, рәсем белән шөгыльләнә.
Татчаллы мәктәбеннән Екатерина Сандакова (7 сыйныф) бишлегә генә укый, рус теле буенча олимпиадада икенче урынны яулады. Чаңгыда йөрергә, йөгерергә ярата.
– Бәйрәмдә ошады, күңелле булды, яңа ел кәефе барлыкка килде. Киләсе елда барысына да уңышлар телим, – ди Екатерина.
Очрашу балаларга яңа ел бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев