«Сәнгать безне берләштерде»
Балалар сәнгать мәктәбендә шундый исемдә төрле еллардагы чыгарылышлар кичәсе булды.
Очрашуга беренче чыгарылышлардан алып соңгы чыгарылышларга кадәр килделәр. Сәламләү сүзләре белән җыелганнарга Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова мөрәҗәгать итте. БСМ директоры Алия Абрамова чыгарылышлар адресына җылы сүзләр җиткерде. Кичә дустанә мөнәсәбәттә, киеренке булмаган хәлдә узды. Чыгарылышлар уку елларында булган истәлекләре белән уртаклаштылар, кызыклы мизгелләрне юмор белән искә алдылар. Полина Тарасова, Ксения Япаева, Валерий Замятин, Григорий Галкин, Марина Комарова һәм яшь артистлар — Лев Абрамов һәм «Шатлык» хореографик ансамбле иҗатлары белән шатландырдылар. «Наигрыш» ансамбле һәркемнең күңелен әсир итте, аның 2/3 составы мәктәпнең элеккеге чыгарылышларыннан тора. Кичәне Ольга Маштакова әзерләде һәм үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев