Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәнгать мәктәбендә әниләргә багышланган концерт узды

Әниләр көне уңаеннан, Балалар сәнгать мәктәбендә «Әни, һәрвакыт минем янәшәмдә бул!» исемле концерт булды.

Әниләр һәм әбиләр өчен Балалар сәнгать мәктәбендә һәм С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда тәрбияләнүчеләрнең музыкаль чыгышлары зур бүләк булды. Балалар тамашачыга якыннарын ничек яратуларын белдерделәр, сәнгать өлкәсендә сәләтләрен күрсәттеләр. Әниләр турында моңлы җырлар, монолог һәм шигырьләр, сәхнәләштерелгән тамаша, скрипка һәм фортепиано тавышлары, дәртле биюләр беркемне дә битараф калдырмады.

Тамашачы һәм артистларның тантана шатлыгын башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева, Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шигапова, районның ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, БСМ директоры Алия Абрамова һәм башкалар уртаклашты.

Концерт бер мизгелдә узды һәм һәркемнең күңелендә якты эзләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев