Святки – тылсым чоры
1269
0
0
Тихоново мәдәният йорты хезмәткәрләре Святки көнендә авыл халкын һәм кунакларны кызыклы, гадәти булмаган программа белән куандырдылар. - Святки - борынгы рус сүзе, бәйрәм дигәнне аңлата. Аны Раштуадан уникенче көндә үткәргәннәр, - дип сөйли клуб мөдире, зур тәҗрибәле белгеч Ольга Подшивалова. - Святки - ул тылсым чоры. Традиция буенча, бу көнне...
Тихоново мәдәният йорты хезмәткәрләре Святки көнендә авыл халкын һәм кунакларны кызыклы, гадәти булмаган программа белән куандырдылар.
- Святки - борынгы рус сүзе, бәйрәм дигәнне аңлата. Аны Раштуадан уникенче көндә үткәргәннәр, - дип сөйли клуб мөдире, зур тәҗрибәле белгеч Ольга Подшивалова. - Святки - ул тылсым чоры. Традиция буенча, бу көнне кызлар язмышларын, сөеклеләренең исемнәрен, елның нинди булачагын белергә теләп, багу белән шөгыльләнгәннәр. Моның өчен алар төн уртасында дуслары белән җыелганнар.
Святкида тагын бер йола - коляда. Кече яшьтәге балалар, җанварлар киемнәренә киенеп, күрше йортларга кереп йөргәннәр, ишеккә шакып, җырлар башкарганнар, ә хуҗалар аларны конфетлар белән сыйлаганнар, вак акча биргәннәр.
- Безнең бабайлар Святки кичләрен яратканнар, аларга алдан ук әзерләнгәннәр, - дип өсти аккомпаниатор Марс Гыймазетдинов.
- Ә безнең буын Святкиның нәрсә икәнен дә белми. Шуңа күрә, үткәнгә кире кайтып, авыл халкына Святки кичләренең ничек уздырылганын күрсәтергә булдык, - дип дәвам итә Ольга Григорьевна. - Әлбәттә, сценарий төзү җиңел булмады. Махсус әдәбият өйрәнергә туры килде. Ләкин бу эштән канәгатьләнү алдык. Святкины ел саен үткәрергә планлаштырабыз.
Фанфаралар яңгырый, зал киенгән кешеләр белән тула һәм бәйрәм башлана. Бетмәс-төкәнмәс энергияле, иҗади мәдәният хезмәткәре Ольга Подшивалова һәм Григорий Галкин җыелганнарны җанлы һәм тәэсирле итеп рус халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыралар. Күңелле музыка яңгырый. Киенгәннәр - җирле мәктәп укучылары, җырлыйлар, табышмаклар әйтәләр. Бәйрәмне оештыручылар уеннарда актив катнашучыларга тәм-томнар өләшәләр.
Төп вакыйга импровизацияләнгән авыл ызбасында җәелдерелә. Геройлар Захар Петрович, Анастасия Федоровна, аларның кызлары Варвара Святки багуларына әзерләнәләр. Өлкәннәр иген уңышына багу церемониясен күрсәтәләр, ә кызлар - сөеклеләренең исемен белүгә. Язмышлар серенең пәрдәсен ачарга клуб хезмәткәре Альбина Муханова да ярдәм итте.
- Альбина Николаевнада Ходай биргән сәләт. Ул саннар фәнен үзләштерде. Саннар буенча һәр кешенең язмышын әйтә ала, - диләр коллегалары аның турында.
Бәйрәм зур әйлән-бәйлән белән тәмамланды. Чара бөтен кешедә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
Рәсемнәрдә: Тихоново авылында
борынгы традицияләр яңара.
Лариса Кривилёва
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.10500
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.8500
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10000
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11000
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.8900
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11100
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11200
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9000
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16500
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13100
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11200
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84