«Сүзләр һәм музыка» бәйгесе финалисты Казанда булды
Шушы көннәрдә «Сүзләр һәм музыка» конкурсының финалистлары Казан шәһәрендә булдылар.
Менделеевск шәһәре данын Фирдәвес Рәхмәтуллина яклады. Рус һәм татар телендә барган әлеге бәйгедә, 130 катнашучы арасыннан,13 кеше республика турына үтте. Конкурсантлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.
— Бәйге ике телдә барса да, рус телендә башкарылган шигырьләргә өстенлек бирелде. Татар теленә игътибар җитмәү, бу юлы да үзен сиздерде. «Камиллекнең чиге юк» дигән мәкальгә таянып, тагын да матур конкурсларда катнашу насыйп булсын, — дип белдерде бәйге конкурсанты Фирдәвес Рәхмәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев