Талантлар мәктәбе
Күптән түгел оешуының 50 еллыгын билгеләгән Балалар сәнгать мәктәбе - өстәмә белем учреждениесе генә түгел, мәдәният үзәге дә. Анда яшь рәссамнар, театраллар, хореографлар, музыкантларның иҗади потенциалы ачыла. Оешкан көненнән башлап бүгенгегә кадәр мәктәптә йөз педагог эшләде, 1120 бала башлангыч һөнәри белем алды, онытылмаслык бихисап вакыйгалар тарихка язылды. Бүгенге көндә мәктәп...
Күптән түгел оешуының 50 еллыгын билгеләгән Балалар сәнгать мәктәбе - өстәмә белем учреждениесе генә түгел, мәдәният үзәге дә.
Анда яшь рәссамнар, театраллар, хореографлар, музыкантларның иҗади потенциалы ачыла. Оешкан көненнән башлап бүгенгегә кадәр мәктәптә йөз педагог эшләде, 1120 бала башлангыч һөнәри белем алды, онытылмаслык бихисап вакыйгалар тарихка язылды. Бүгенге көндә мәктәп чәчәк ата һәм Алия Абрамова җитәкчелегендә яңа сулыш ала.
Педагогик һәм уку коллективларын мөһим вакыйга белән котларга район башлыгы Валерий Чершинцев, Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, республиканың сәнгать әһелләре, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән кунаклар, чыгарылышлар, дуслары килде.
Иң яхшы педагоглар Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр. Юбилей көнне Валерий Сергеевич коллективка балалар мәдәният һәм сәнгать учреждениесенең материаль-техник базасын ныгытуга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Кунаклар бүләкләр бирделәр, педагоглар һәм сәләтле укучылар адресына җылы сүзләр әйттеләр.
Учреждениенең иҗат коллективлары сюрпризлар әзерләде. БСМда алар 18. "Дайяна" арт-студиясе, "Шатлык" хореография ансамбле, "Алтын ачкыч" театр коллективы, "Баян төймәләре" ансамбле, скрипкачылар, домбрачылар, гитарачылар, пианистлар һәм солистлар, БСМ укытучыларының "Фантазия" камера ансамбле һәм башкалар тамашачыга иң яхшы номерларын бүләк иттеләр.
Шулай ук күргәзмә оештырылды. Учреждение фойесында кунаклар иҗади атмосферада булдылар, педагоглар һәм шәкертләр башкаруында классик музыка тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев