Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Таныш моңнар дулкынында

“Ушковлар утравы” паркында чынлап та эссе булды. Чөнки анда 80-90 еллардагы хитлар астында биергә теләүчеләр җыелды. Табигате белән матур урында менделеевлылар узган елларның бию атмосферасында булдылар, мәйданчыкта дәртле биюләр башкардылар, үзләрен яшь һәм энергияле итеп хис иттеләр. Алар белән бергә безнең корреспондент Анжела Райсян да булды.

Алып баручылар Марина Комарова, Андрей Харитонов һәм Семён Герега җыелганнарга яхшы кәеф бүләк иттеләр. Шәһәрлеләр Натали, “Руки Вверх”, “Вирус”, “Мираж”, “Ласковый май” “На-на” һәм башка йолдызлар җырлары көенә биеделәр. Барысы да җыр сүзләрен кабатладылар һәм бер-берсен алкышладылар.

Сәхнә янында Ярослав Булановны кызы Полина белән очраттым. Мин сөйләшер өчен алар янына якынрак килдем.

 – Кәефләр ничек? Сезгә биредә ошыймы?

 – Яхшы музыка, гаҗәеп җырлар, алар яхшы мизгелләрне искә төшерәләр. Биредә күңелле атмосфера, – дип билгеләде яшь әти.

– 80-90 еллар музыкасын яратам, ул безнең яшьлекне хәтерләтә. Оештыручыларга позитив өчен рәхмәт, – ди Фая Бажанова.

– Халык бихисап, гадәттә шәһәрлеләр биергә ояла. Ә биредә барысы да бии. Өлкән буынның дәртле биюен күреп, без – яшьләр дә кушылдык, – диләр Данил Иванов һәм Антон Камашев.

Өлкәннәргә һәм яшьләргә чара ошады, мондый тематик дискотекалар ешрак оештырылсын иде, диләр менделеевлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев