Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татар Чаллысында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Татар Чаллысы авылында мәдәният йортын капиталь ремонтлау ел башыннан барды.

14,8 млн. гомум суммага тәгаенланган эшләр «Мәдәният» милли проекты кысаларында узды. Объектны Юнэс Готин җитәкчелегендәге «Төзүче» ҖЧҖ хезмәткәрләре ремонтлады. Күпфункцияле клуб салалыларның ял итү үзәгенә әверелде.

Клубны тантаналы ачу Алма спасын бәйрәм итү форматында узды.

Чарада район башлыгы Валерий Чершинцев, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм музей-тыюлыгының генераль директоры Гөлзада Руденко, Татарстан халыклары ассамблеясының башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев булдылар.

Валерий Сергеевич авыл халкын әлеге вакыйга белән котлады, төзүчеләргә хезмәтләре һәм барлык эшләрне вакытында башкарулары өчен рәхмәт белдерде.
Авыл халкы өчен районның вокал һәм бию коллективлары катнашында бәйрәм концерты әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев