Татар милләтенең замандашы
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Яздан аерып булмый Тукайны" исемле тантаналы чара узды. Анда районның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, шигырь сөючеләр җыелды. Кичәдә әдипнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды, татар һәм рус телләрендә шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Республика күләмендә оештырылган...
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Яздан аерып булмый Тукайны" исемле тантаналы чара узды. Анда районның мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, шигырь сөючеләр җыелды.
Кичәдә әдипнең тормыш юлы, иҗаты яктыртылды, татар һәм рус телләрендә шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Республика күләмендә оештырылган "Тукайны укыйбыз" акциясенә менделеевлылар актив кушылдылар һәм әлеге чарада шагыйрьнең әсәрләре тәкъдим ителде. Тамашачы видеоязмада Тукай шигырьләрен тыңлап хозурланды, хәзерге вакытта 14 телгә тәрҗемә ителгән "Шүрәле" балетыннан өзекне әсәрләнеп карады.
Чара районның популяр җырчысы Клара Гәлләмованың залдагылар белән бергәләп халкыбызның гимнына әверелгән Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев