Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тавышым мирас булды...

Автор-башкаручы, төрле чараларның алыштыргысыз алып баручысы Виктор Никифоров 50 яшьлек юбилее уңаеннан "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә отчет концерты белән чыгыш ясады. "Нинди гүзәл бу дөнья" исемле кичәдә район җитәкчеләре, юбилярның туганнары, хезмәттәшләре, аның талантына гашыйк менделеевлылар кунак булды. Концерт программасына кергән 70-80 нче елларның популяр "Невезучий", "Большая медведица" һәм...

Автор-башкаручы, төрле чараларның алыштыргысыз алып баручысы Виктор Никифоров 50 яшьлек юбилее уңаеннан "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә отчет концерты белән чыгыш ясады.

"Нинди гүзәл бу дөнья" исемле кичәдә район җитәкчеләре, юбилярның туганнары, хезмәттәшләре, аның талантына гашыйк менделеевлылар кунак булды.
Концерт программасына кергән 70-80 нче елларның популяр "Невезучий", "Большая медведица" һәм башка җырларны тамашачы яратып кабул итте. Удмурт шагыйре А.Белоногов сүзләренә В.Никифоров көй язган 25 җыр беренче мәртәбә яңгырады. Аның белән үзара хезмәттәшлек итүче җирле шагыйрь А.Соловьев иҗат җимешләрен менделеевлыларга җиткерде. Солистлар Елена Дунаева, Мария Александрова, Данияр Кәбиров, Вячеслав Бәйрәмгулов, Марина Комарова, "Теремшур" ансамбле, юбилярның апасы Мария Ботникова Викторның җырларын башкардылар.
Бу кичә якташыбыз - композитор, шагыйрь, башкаручы, Менделеевск турында җыр һәм шәһәр гимны авторының никадәр дәрәҗәдә талантлы булуын дәлилләде. Яңабирдедә туып үскән егет, шушы еллар агышында туган як табигатеннән, туганнарыннан-якыннарыннан илһам алып, яңа җырлар иҗат итүен туктатмый.
Юбилярның якташлары аңа хас сыйфатларны бер-бер артлы билгеләп үттеләр, портретын мозаика тезгән кебек сурәтләделәр.
"Районда бер генә чара да В.Никифоровтан башка узмый. Аның катнашуы - ярты уңыш". "Артистлык осталыгы "бер актер театры"на тиң". "Ул берүзе барлык рольләрне башкара ала". "Әгәр мәдәнияттә киләчәктә дә аның кебекләр эшләсә, без барысын да булдырырбыз". "Кешегә хас хисләр һәм табигать матурлыгы - аның җырларында". "Ул - гади җир кешесе, таланты Алладан бирелгән".
Район башлыгы урынбасары Р.Хәбибуллин, мәдәният идарәсе начальнигы П.Миронов, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның киңәшчесе Р.Гафаров, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе К.Смирнова һ. б. лар Виктор Никифоровны юбилее белән котладылар. Залның беренче рәтендә лаеклы урын алган почетлы кунак - әнисе Лидия Тимофеевна адресына аеруча ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевск районы В.Никифоров