Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Түбән Камада «Татар кызы-2019» бәйгесенең зона этабы узды

    11 апрельдә Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Татар кызы-2019» бәйгесенең икенче зона этабы узды.

    «Татар кызы» исеме өчен 14 муниципаль район һәм шәһәрләреннән 17 сылу кыз ярышты. Бәйгедә гүзәл затларыбызның татар телендә камил сөйләшүләре, нәзакәтле хәрәкәтләнүләре, сәхнәдә үзләрен тотышлары һәм иҗат осталыклары сыналды. Конкурста Менделеевск районыннан Камай авылы кызы Лилия Рәхимова катнашты. Лилия Наилевна башкалар белән беррәттән лаеклы чыгыш ясады һәм тамашачы мәхәббәтен яулады.


    Фото Л.Галиева архивыннан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: