Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Театр дигәнсокландыргыч дөнья

Менделеевскида С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның Әшрәф Ахунов исемендәге театры актив иҗат эшчәнлеге алып бара һәм һәрдаим камилләштерелә.

Катнашучылар театр эшчәнлеге аша актёрлык осталыгына өйрәнәләр, сәхнә осталыгын үстерәләр, образлар аша тирә-юньдәге дөнья белән танышалар.  «МН» хезмәткәрләре репетицияләрнең берсендә булып  театр төркеменең ничек яшәве белән кызыксынды.

Театраль гаилә

Ә.Ахунов исемендәге   театр зур һәм бердәм гаилә сыман.   Коллектив  иҗат тормышында кайнап яши. Бүгенге көндә театрда биштән алтмыш яшькә кадәрге 60 тан артык кеше исәпләнә. Артистлар сәхнәдә рольләрен тормышчан итеп уйнарга омтылалар.  Һәр актёр биредә үзе өчен ниндидер мөһим нәрсә таба, үзен төрле рольләрдә сынап карый. Артистлар сәхнәләштергән “Ленинградтан хат”, “Без киләчәктән” спектакльләре, “Пиратлар Кыш Бабайда кунакта”, “Алиса могҗизалар илендә” театрләштерелгән куелышлар һәм башкалар тамашачы күңелендә хуплау тапты.

Муза һәм илһамландыручы

Районның мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова билгеләвенчә,  коллектив бердәм, шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша, иҗат белән мәшгуль.  Ахунов исемендәге театрны энергияле һәм сәләтле белгеч Гөлназ Стрелкова җитәкли. Ул актёрларга икенче әни – кечесеннән алып олысына кадәр,  бар коллективны яңа иҗатка рухландыра. Балалар аны аеруча яраталар, чөнки ул һәрберсенең күңеленә ачкыч һәм роль таба. Малайлар һәм кызлар белән төрле чараларда тулы спектакльләр сәхнәләштерә.

– 2019 елның Россидә Театр елы булуы шатлыклы күренеш. Бу без, театраллар өчен яхшы хәбәр. Иҗат сезоны узган җәйдә актив булды. Анимацион программалар, театрләштерелгән тамашалар бихисап куелды. «Алиса могҗизалар илендә» өстендә күп эшләнде. Безнең кызыклы фикерләр һәм планнарыбыз күп, аларны агымдагы елда гамәлгә ашырачакбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты режиссёр-куючы Гөлназ Фоатовна.

Тату һәм сәләтлеләр

Театр “Шаян”, “Кристалл” ансамбльләре, “Ля-ля-фа” вокал студиясе белән актив хезмәттәшлек итә. Репертуарда музыкаль спектакльләр аз түгел. Аларны куюда режиссёр-хореограф Ләйсән Латыйпова, вокал буенча режиссёр Марина Комарова ярдәм итәләр. Семён Герега һәм Андрей Харитонов югары тавышның техник сыйфатын һәм яхшы акустика тәэмин итәләр.

– Минем өчен  «Алиса могҗизалар илендә»ге Кызыл патшабикә роле  кызыклы булды. Ул кызу канлы, экстравагантнлы һәм авантюралы характерлы, – ди Марина Викторовна.

Театрның иң тәҗрибәле актёры булып Татарстанның атказанган хезмәткәре Виктор Никифоров санала.  Нәкъ менә ул озак еллар дәвамында Кыш Бабай ролен алыштыргысыз башкаручы,  әкияти персонаж аның холкына туры килә.  Шулай ук аңа тискәре образлы Соры бүре роле дә якын.
– Безнең коллектив шаян һәм талантлы. Бирегә барысы да әкият күрергә килә һәм үзләре дә сизмәстән тылсым иҗат итәләр. Иҗат төркемендә бу иң мөһиме, – дип белдерде Виктор Николаевич.

В. Никифоров фикеренчә, тамашачы игътибарын сатирик куелышлар белән дә җәлеп итәргә мөмкин:

– Балаларга андый  спектакльләр ошавын күзләренә карап күрәм. Яшь тамашачы театралларның чыгышын үз итә, яратып карый.

Бала тормышында театр

Редакция хезмәткәрләре репетицияләрнең берсендә булдылар. Яшь актёрлар үз рольләренең сүзләрен ятладылар, сәнгатьле итеп сөйләргә, матур хәрәкәтләнергә өйрәнделәр.

– Театрга йөрим, чөнки сәләтемне тулысынча ача, фәһемле фикерләрне җиткерә алам. Һәр репетициядән соң үз ролем героеның эчке халәтен аңлыйм. Яхшы актёр булу өчен сәхнәдә үзеңне ышанычлы тоту зарур, иң мөһиме, ул тамашачыга кызыклы булсын, – дип саный Ильяс Артамонов.

– Минем өчен театр  – үзеңне күрсәтү. Сәхнәгә чыкканда  коллективның уңай энергетикасын тоям, әхлакый яктан бер-беребезгә ярдәм итәбез. Бу үзеңә ышаныч һәм көч бирә, – дип билгеләде Ралина Вәлиева.

Һәр шөгыльдән соң балаларның иҗади һәм актёрлык сәләтләре ачыла бара. Алар гомум күнекмәләргә, командада эшләргә өйрәнәләр.  Яшь актёрлар иҗат белән шөгыльләнүдән зур канәгатьлек хисе алалар. Коллективка илһам чыганакларының мулдан булуын, яңа рольләр, спектакльләр һәм уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев