Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Әти, әни һәм мин - дус гаилә

    Халыкара гаилә көне уңаеннан шәһәрнең 8 нче "Сандугачым" мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә "Әти, әни һәм мин - дус гаилә" исемле мавыктыргыч чара булды. Алып баручы, тәрбияче Галина Брендина гаилә көне оештырылуның тарихы, кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында сөйләде. Бу көнне балалары әлеге бакчага йөрүче биш актив гаиләнең иҗат презентацияләре тәкъдим...

    Халыкара гаилә көне уңаеннан шәһәрнең 8 нче "Сандугачым" мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә "Әти, әни һәм мин - дус гаилә" исемле мавыктыргыч чара булды.

    Алып баручы, тәрбияче Галина Брендина гаилә көне оештырылуның тарихы, кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында сөйләде.

    Бу көнне балалары әлеге бакчага йөрүче биш актив гаиләнең иҗат презентацияләре тәкъдим ителде. Гомәровлар, Тимергалиннар, Жуйковлар, Исаковлар һәм Фаразетдиновларның әти-әни, әби-бабай һәм балаларның үзара бердәм булып, актив яшәү рәвеше алып барулары турында видеоязмаларда күрсәтелде. Бәйрәм кичәсен балалар Алиса Шакирова, Камил Сөнгәтов (авторлык) сөйләгән шигырьләр, Артем Устинов һәм Ульяна Егорова, Лиза Ожиганова, әтиле-кызлы Илдар һәм Диләрә Фаразетдиновлар башкаруында җырлар бизәде.

    Бакча мөдире Гөлнара Гудовская учреждение эшчәнлегендә актив катнашучы ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм лаеклыларга Рәхмәт кәгазьләре тапшырды.

    Район ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева һәм "Карповчы" ТИҮ рәисе Гөлсинә Заһретдинова үз чыгышларында дәүләт тарафыннан гаиләләргә зур игътибар бирелүе, бала тәрбияләүдә ролен билгеләделәр. Ахырда бакчада тәрбияләнүчеләр гаиләләренең иҗат презентацияләре белән катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды.

    Чараны музыкаль яктан тәрбияче Юлия Шакирова бизәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: