Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тихоновода рус яулыгы бәйрәме

Якшәмбе көнне Тихоновоның яшел мәйданында күпсанлы кунаклар һәм авыл халкы җыелды. Биредә гадәти булмаган чара - рус яулыгы бәйрәме узды. - Мәдәният хезмәткәрләре алдына борынгы традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне торгызу бурычы куелды. Без дә, халкыбызның йолаларын яхшырак белер өчен, туган ягыбызның тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә башладык. Русьта яулык - көндәлек һәм...

Якшәмбе көнне Тихоновоның яшел мәйданында күпсанлы кунаклар һәм авыл халкы җыелды. Биредә гадәти булмаган чара - рус яулыгы бәйрәме узды.
- Мәдәният хезмәткәрләре алдына борынгы традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне торгызу бурычы куелды. Без дә, халкыбызның йолаларын яхшырак белер өчен, туган ягыбызның тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә башладык. Русьта яулык - көндәлек һәм бәйрәм киеме. Атрибут буларак ул безнең "Тихоновские зори" ансамбленең халык костюмында да бар. Шуңа да тихоноволыларның хатын-кызлар баш киеме тарихы турында күбрәк кызыклы фактлар белүен теләдек. Идея авыл бәйрәменә әверелде, - ди авыл Мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова.
- Ольга Григорьевна мәдәният өлкәсендә 28 ел эшли. Белемнәрен баетырга Алабуга мәдәният-агарту училищесы, аннан Казан мәдәният институты мөмкинлек бирә. О.Подшивалованың энергияле холкы - иҗат эшендә зур отыш. Асыл сыйфаты - берәр идея белән яна башлый икән, авырлыклар алдында туктамый, төн йокламыйча булса да, билгеләгән эшен башкарып чыга, - дип фикерен белдерә җирлек башлыгы Екатерина Филатова.
Шул арада авыл җирлекләренең фольклор ансамбльләре үзәк урамны били. Катнашучыларның иңнәрендә - бизәкле яулыклар. Күңелле җырлар һәм очкынлы биюләр борынгы бәйрәм тамашасына старт бирә. Алып баручылар Григорий Галкин һәм Аделия Әхмәтшина, җыелганнарга рус баш киеменең килеп чыгуыннан кызыклы фактлар сөйләп, сценарийга үзенчәлекле төсмер өстиләр.
Русьта яулык "убрус" дип аталучы чигүле киҗе-мамык сөлгедән килеп чыккан дип исәпләнә. Элек хатын-кызлар башларын нәкъ менә убрус белән япканнар. 17 нче гасыр ахырыннан гына убрус яулыкка урын бирә, ә тагын бер гасырдан соң рус телендә фарсыдан алынган зур бизәкле яулык дигәнне аңлатучы "шәл" сүзе барлыкка килә.
Җыелганнарны район башлыгы исеменнән сәламләп, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов болай дип билгеләде:
- Бүген без яңа бәйрәм туу шаһитлары булдык. Ул бу территориядә яшәп китәрме, юкмы - мөһим түгел. Иң мөһиме - борынгыларның изге традицияләре турында истәлекләр авыл халкының йөрәгендә яшәсен иде.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова чарада катнашучыларга ихлас котлау сүзләре юллады.
- Рус яулыгы - заманча тормышта да ихтыяҗ зур булган бизәнү әйбере генә түгел, сәнгать иҗатының даһилыгы символы, дизайнерларның, туку һәм буяу эше осталарының илһамлы хезмәте дә, - диде Клавдия Ивановна.
Маргарита Григорьева, Ирина Кузнецова, Геннадий Мальгин, Клавдия Михайлова, Надежда Бакаева җитәкләгән "Памаш", "Возжайка", "Элнет", "Бигәш", "Монай" ансамбльләре чыгышы бәйрәм тантанасын тулыландырды.
Хуҗалар - "Тихоновские зори" ансамбле һәм аның алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе Ольга Подшивалова да бай эчтәлекле концерт программасы әзерләгәннәр.
Виктор Япаев, Валентина Пономарёва, Флүрә Халикова, Илназ Галләмов, Елена Иванова, Григорий Галкин, Азалия Әһлиева һәм башкалар җыелганнарга аһәңле җырлар бүләк иттеләр.
Җирлек башлыгы Екатерина Филатова коллегаларына һәм фольклор коллективлар җитәкчеләренә авыл бәйрәмен әзерләүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Бүген тихоноволылардан күмәк чара оештыру буенча бик күп файдалы мәгълүмат алдык, - диләр Ижёвка, Монай, Иске Гришкин һәм Тат.Чаллы җирлекләре башлыклары Валентина Пономарёва, Нурия Сапаева, Валентина Мамакова һәм Татьяна Кузнецова.
- Бәйрәм якты тәэсирләр калдырды. Оештыручылар бөтен ваклыкларына кадәр уйлаганнар. Музыка, җыр-биюләр, табигать кочагында шашлык, мәйданны бизәүче атрибутлар күтәренке кәеф булдырды. Чара чын күңелдән һәм күңел өчен иде, - дип фикерен белдерде Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина.
- Ольга Подшивалованың инициативалары ярдәмендә авыл кызыклы тормыш белән яши. Чараны оештыруы җиңел генә кебек тоела. Чынлыкта бу - катлаулы иҗат процессы, - дип билгеләде ветеран Рушания Илалова.
Лариса Кривилёва

Яулык тарихыннан:
►Яулыклар беренче тапкыр 200 ел элек барлыкка килгән. Аларны Төркиядән һәм Һиндстаннан купецлар керткән. Болар Тибет кәҗәләре мамыгыннан сугылган бизәкле яулыклар булган.
►Күз явын алырлык яулыкларны патшабикә дә, крестьян хатыны да бәйләгән. Ул җылылыкны саклаган, сәламәтлек һәм яхшы кәеф биргән.
►Оренбург мамык шәле иң данлыклылардан санала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Тихоново Мђдђният елы