Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тихоновода уртак бәйрәм

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә Тихоново авылы мәдәният йортында күңелле чара узды. Авылдашлары хөрмәтенә ия булган, тәрбиягә бала алган Евсеевлар, оныкларына опекун Бочкарёвлар гаиләсе бәйрәм геройлары булдылар. Чараны оештыручы мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова, мәктәптә балалар коллективы эшен оештыручы Елена Чебугаева, китапханәче Надежда Медведева датага карата презентация әзерләгәннәр. Кызыклы конкурсларда...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә Тихоново авылы мәдәният йортында күңелле чара узды.
Авылдашлары хөрмәтенә ия булган, тәрбиягә бала алган Евсеевлар, оныкларына опекун Бочкарёвлар гаиләсе бәйрәм геройлары булдылар. Чараны оештыручы мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова, мәктәптә балалар коллективы эшен оештыручы Елена Чебугаева, китапханәче Надежда Медведева датага карата презентация әзерләгәннәр. Кызыклы конкурсларда ата-аналар да, балалар да теләп катнаштылар. Гаиләләр үзләре турында хикәя тәкъдим иттеләр, кечкенәләр мультфильм карап күңелле минутлар уздырдылар. Җиңүчеләр призлар алдылар һәм Ольга Подшивалова башкаруында бүләккә җыр кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Тихоново кљн артыннан кљн