Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үткәнеңне белмичә, алга атлау юк

2012 елда туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге йомгаклары турында директор Андрей Андриянов сөйләде. Аның сүзләренчә, музей берничә юнәлештә эшчәнлек алып бара: фонд белән эшләү - тулыландыру һәм район, шәһәр, поселокның тарихи вакыйгалары белән бәйле материалларны саклау, фәнни-тикшеренү, яктырту (агарту) - экскурсия, күргәзмәләр оештыру. Тарихи-мәдәни мирас елында музей эгидасында 22 гаммәви...

2012 елда туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге йомгаклары турында директор Андрей Андриянов сөйләде.
Аның сүзләренчә, музей берничә юнәлештә эшчәнлек алып бара: фонд белән эшләү - тулыландыру һәм район, шәһәр, поселокның тарихи вакыйгалары белән бәйле материалларны саклау, фәнни-тикшеренү, яктырту (агарту) - экскурсия, күргәзмәләр оештыру.
Тарихи-мәдәни мирас елында музей эгидасында 22 гаммәви чара узды, шул исәптән, Дмитрий Менделеевның үлүенә 105 ел, Менделеевскиның 45 еллыгына, якташ шагыйрь Егор Уткинның тууына 80 ел тулуга багышланган чаралар.
13-15 сентябрь көннәрендә ТР Мәдәният министрлыгы, Удмуртиянең тарих, тел һәм әдәбият институты, ТР Милли музее, район хакимияте йогынтысы белән "Ушков укулары" VII Бөтенроссия фәнни конференциясе булды. Анда Мәскәү, Казан, Самара, Кунгур, Ижевск, Сарапул, Алабуга, Чаллы, Лаеш, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән музей, институтлар һәм башка фәнни учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты.
2013 елның 1 гыйнварына дәүләт исәбендә 13928 берәмлек саклау экспонаты тора, шул исәптән 7646 - төп фонд һәм 6282 - фәнни-ярдәмче.
Ел дәвамында музейда 8800 кеше булды, 2011 ел белән чагыштырганда 1000 кешегә күбрәк. Түләүле хезмәтләрдән 44 мең сум тупланды. 11 күргәзмә оештырылды. Менделеевск районының тарихи мирасына кызыксыну уяту максатында туристик маршрутлар эшләнде.
Менделеевск сәүдә-җитештерү предприятиесе директоры Илсөяр Гобәйдуллина берничә ел инде музей меценаты ролен үти. Аның иганәчелек ярдәме һәм булышлыгы белән узган елда апрель аендагы ташу нәтиҗәсендә җитди зыян күргән музей бинасында ремонт эшләре башкарылды.
- Музей хезмәткәрләре исеменнән Илсөяр Хәбибулловнага һәм булышлык күрсәткән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм, - диде Андрей Аркадьевич.
- Музей эше әһәмияткә ия. Балаларда тарихи мираска кызыксыну уятырга кирәк. Узганын белмәгән кешенең киләчәге юк, - дип йомгаклады чыгышын район башлыгы Игорь Привалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тљп трибунадан