Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тогайда бәйрәм

"Юность" район мәдәният йорты хезмәткәрләре (Р.Фәрхетдинова) кече авыллар өчен бәйрәмнәр оештыралар. Күптән түгел тогайлылар шундый чарада күңел ачтылар. Алып баручы Рәкыйга Хәмәтгалимова туган авылга, аның гүзәл табигатенә, тырыш, хезмәт сөючән халкына дан җырлады. Район һәм Абалач мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Елена Дунаева, Григорий Галкин, Ләйсән Чанышева, Фиргат Шакиров, Лилиана...

"Юность" район мәдәният йорты хезмәткәрләре (Р.Фәрхетдинова) кече авыллар өчен бәйрәмнәр оештыралар.
Күптән түгел тогайлылар шундый чарада күңел ачтылар. Алып баручы Рәкыйга Хәмәтгалимова туган авылга, аның гүзәл табигатенә, тырыш, хезмәт сөючән халкына дан җырлады.
Район һәм Абалач мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре Елена Дунаева, Григорий Галкин, Ләйсән Чанышева, Фиргат Шакиров, Лилиана Петрова җыелганнарга иң отышлы номерлардан концерт тәкъдим иттеләр. Тамашачылар башкаручыларга кушылып җырладылар, бию түгәрәгендә үзләрен сынадылар. Абалач җирлеге башлыгы Ландыш Шияпова күңелле очрашуны оештырган авыл (Гөлфия Шәйхетдинова) һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тогайда бђйрђм