Тормышта иң мөһим сүз
"Юность" район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара булды. Очрашуга быел гына күпбалалы статусы алган әниләр килде. Аларның гаиләләрендә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. - Минем өчен бу дата аерым әһәмияткә ия, - ди Наилә Давыдова. - Мин өч кыз әнисе - Алинә, Ленара һәм Лениза. Кечкенәсенә...
"Юность" район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара булды.
Очрашуга быел гына күпбалалы статусы алган әниләр килде. Аларның гаиләләрендә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә.
- Минем өчен бу дата аерым әһәмияткә ия, - ди Наилә Давыдова. - Мин өч кыз әнисе - Алинә, Ленара һәм Лениза. Кечкенәсенә сигез ай. Өлкәннәре - мәктәп укучылары, миңа һәрнәрсәдә ярдәм итәләр, ә ирем Марат - безнең терәгебез һәм ышанычыбыз. Җир участогына документлар рәсмиләштердек, ана капиталына сертификат алдык. Безнең бурыч - кызларыбызны игелекле, сәламәт, акыллы итеп үстерү.
Җыелганнарны район башлыгы Игорь Привалов котлады. Ул хатын-кызда әни буларак мәхәббәт, кайгырту, сабырлык кебек иң яхшы сыйфатлар ачылуын билгеләп китте. Бу көнне күпбалалы әниләр Рәхмәт хатлары, акчалата призлар һәм чәчәкләр алдылар.
Гассар исемендәге мәдәният сараеның, сәнгать мәктәбенең балалар вокаль һәм бию ансамбльләре, җирле эстрада артистлары тантана хуҗаларына иң отышлы номерларын бүләк иттеләр.
- Мин район җитәкчелегенә, оештыручыларга искиткеч бәйрәм өчен рәхмәтле, - дип бүлеште Зөлфия Гайнетдинова. - Һәр әнинең йөзендә елмаю балкысын һәм балаларыбыз безгә җылы сүзләрне ешрак әйтсеннәр иде.
Рәхилә Мирзаянова
Рәис Сәхапов фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.3600
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.3900
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.4600
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.5300
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.4400
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.5700
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.7200
-
4 март 2021 - 13:23Торак йортларны саклыйк Бурмистров урамындагы 7 нче йортта вөҗдансыз кешеләр беренче подъезд диварларын кара маркер белән язып чуарлаганнар. Яшәеш кагыйдәләрен бозучылар билгеле түгел.5800
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр4300
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.8600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10400
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.9900
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.9200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика