Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тойгуҗа авылының «Дөрешкәй» театры юбилей спектаклен тәкъдим итте

Гөлнара Гәйфетдинова җитәкчелегендәге «Дөрешкәй» театры коллективы үз эшчәнлеген ике ел элек башлады.

Бу вакыт дәвамында тойгуҗалылар гына түгел, күрше авыллар халкы, хәтта Әгерҗе районнарының торак пунктлары биш куелыш күрергә өлгерде.

Юбилей спектакленә — Ләбиб Леронның «Коры куык» («Баламут») комедиясе бишенче мәртәбә сайлана. Шунысы куанычлы, әлеге чарада пьеса авторы шәхсән үзе, драматург Радиф Сәгъди, режиссёр-куючы Минзәлә татар драма театры Дамир Сәлимханов булдылар. Мәртәбәле кунаклар арасында Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова һәм Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рәйхана Фәрхетдинова бар иде.

Комедия нигезендә һәрвакыт актуаль тема булды — гаилә кыйммәтләре.

— Театр халык исеменә лаек. Бу уңайдан эш алып барачакбыз, — диде котлау сүзендә Е. Шиһапова.

Башкала кунаклары шулай ук театрга рәхмәт белдерделәр, изге теләкләр юлладылар.

Ләбиб Лерон буш кул белән килмәгән — театрга кыйммәтле китаплар һәм журналлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев