Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тоймада Мәүлид бәйрәме

Тойма мәдәният йортында директор Мәрфуга Сираева, сәнгать җитәкчесе Айрат Мөбәракшин, китапханә мөдире Фирдәвия Җамалетдинова Мәүлид бәйрәме кысаларында халыкның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәтүне, мөнәҗәтләр укуны эченә алган эчтәлекле программа әзерләделәр. Чарада авыл аксакаллары белән бергә яшь буын вәкилләре һәм районның мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Күптән түгел билгеләнгән "Таң" мәчете имам-хатибы Ирек...

Тойма мәдәният йортында директор Мәрфуга Сираева, сәнгать җитәкчесе Айрат Мөбәракшин, китапханә мөдире Фирдәвия Җамалетдинова Мәүлид бәйрәме кысаларында халыкның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын күрсәтүне, мөнәҗәтләр укуны эченә алган эчтәлекле программа әзерләделәр.
Чарада авыл аксакаллары белән бергә яшь буын вәкилләре һәм районның мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Күптән түгел билгеләнгән "Таң" мәчете имам-хатибы Ирек хәзрәт Нуриев бәйрәмгә аңлатма бирде, вәгазьләр укыды. Тамашачылар арасында яшьләр дә бар иде, мондый тематик кичә аларда зур кызыксыну уятты. Чара барышында сөйләнгән гыйбрәтле хәлләр яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә мөһим роль уйнар.
Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева үзешчән сәнгатькә үзеннән зур өлеш керткән Мәймүнә апа Сафиуллинаны 80 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Кичәдән соң кунаклар төрле нигъмәтләр белән чәйдән авыз иттеләр.
Рәйхана фәрхетдинова,
"Юность" мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тойма