Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда узды

Клара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.

– Ветераннар хоры башкаруындагы һәр композиция – сәнгать әсәре, ә Клара Галләмованың үзенең сәләте аеруча үзенчәлекле, аңа җаваплылык, интеллигентлылык хас, – дип билгеләде район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, юбилярга Бөтендөнья татар конгрессы һәм Валерий Чершинцевтан Рәхмәт хатлары тапшырып.

Бу кичәдә К.Галләмова җырлап кына калмады, ветераннар һәм химзавод Советлары рәисләре Любовь Сорокинадан, Татьяна Митшинадан, кызлары һәм оныкларыннан, коллегаларыннан, төркемдәшләреннән һәм башкалардан күпсанлы котлаулар кабул итте.

Ветераннар хоры, «Талларым» ансамбле, «Кредо» ВИА чыгышлары чараны тагын да ямьләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев