Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

ТР халык һәм атказанган артистлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Шәһәр көне бәйрәменең бизәге булдылар

Татар халкының яраткан популяр артистлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Менделеев мәйданында тамашачы хозурына иң яраткан җырларын тәкъдим иттеләр.

Гүзәл Әскәровна менделеевлыларны Шәһәр һәм Химиклар көннәре, ТАССРның 100 еллыгы белән котлады һәм район җитәкчелегенә чакырулары өчен рәхмәт белдерде.

— Без Менделеевскида Шәһәр көнендә беренче мәртәбә чыгыш ясыйбыз. Шәһәр кечкенә Швейцария сыман. Биредә урамнар төзек, чиста, һәркайда тәртип, халкы кунакчыл. Рәхмәт сезгә, Валерий Сергеевич, тырыш хезмәтегез, чакыруыгыз өчен. Менделеевлыларга сәламәтлек, имин тормыш, уңышлар телибез. Менделеевск киләчәктә дә үссен һәм чәчәк атсын, — дип белдерде Г. Уразова.

Шәһәр көне, Химиклар көне, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тамашачы «Очучы кешеләр» джамперлар шоуын карады. Мәйданга килүчеләр милли татар киемнәрендә биеккә ашкан курчаклар белән фотога төштеләр. Шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен «Стиль» шоу-балет, «AFSTRALIA» кавер-төркеме, Мәдәният сараеның бию һәм вокал төркемнәре иҗат коллективлар чыгыш ясады.

Кичке программаның иң матур мизгелләре утлы шоу һәм «Туган көнең белән, Менделеевск» исемле җыр астында 350 залплы бәйрәм салюты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев