Традицияләрне яңарту буларак Раштуа ярминкәсе
1572
0
0
Икенче ел рәттән Татар Чаллысы җирлеге территориясендә олысы-кечесе Раштуа ярминкәсенә җыела. Гасырлар аша килгән бу изге традиция җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова эгидасында авыл клубы хезмәткәрләре тырышлыгы белән яңара. Рәйхана Фәрхетдинова җитәкчелегендәге "Юность" РМЙ хезмәткәрләре бәйрәмне әзерләүгә һәм сәхнәне бизәүгә зур өлеш кертәләр. Шоу авыл үзәгендә узды. Төрле киемнәрдәге әйдәманнар халыкны...
Икенче ел рәттән Татар Чаллысы җирлеге территориясендә олысы-кечесе Раштуа ярминкәсенә җыела. Гасырлар аша килгән бу изге традиция җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова эгидасында авыл клубы хезмәткәрләре тырышлыгы белән яңара.
Рәйхана Фәрхетдинова җитәкчелегендәге "Юность" РМЙ хезмәткәрләре бәйрәмне әзерләүгә һәм сәхнәне бизәүгә зур өлеш кертәләр.
Шоу авыл үзәгендә узды. Төрле киемнәрдәге әйдәманнар халыкны әйлән-бәйлән уйнарга чакыралар, дәртле җырлар башкаралар, чәй һәм коймаклар белән сыйлыйлар. Шул ук мәйданда халык һөнәрләре товарлары, шәхси ярдәмче хуҗалык җитештергән продукция белән сәүдә оештырылды.
Татар Чаллысының визит карточкасы - икмәк пешерү һәм бытбылдык үрчетү. Шәхси эшмәкәр Сазоновларның икмәк һәм камыр әйберләренә ихтыяҗ зур.
Кыздырылган бытбылдык итен һәм аларның йомыркаларын тиз арада сатып алып бетерәләр. Фермер Фәрук Ситдыйков шәхси хуҗалыгында өченче ел рәттән бу диетик продукцияне җитештерә.
- Элек һәр авыл үз традицияләре белән яшәгән. Безнең бурыч - аларны искә алу һәм яшь буынга тапшыру. Ярминкә күп кунаклар җыйды, шунысы куандыра, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов, җыелганнарны район башлыгы Игорь Привалов исеменнән тәбрикләп.
- Без бәйрәм чарасы барышын ихлас күңелдән күзәтәбез, мондый гамәлләр оештыру тәҗрибәсен өйрәнәбез. Безнең җирлекнең дә үз традицияләре бар. Аларны яңартуга керешергә кирәк, - диләр Тихоново һәм Ижевка җирлекләре башлыклары Екатерина Филатова һәм Валентина Пономарева.
- Татар Чаллысы халкы бик кунакчыл. Безгә монда ошый, коллеганы хупларга килдек, - диләр Камай, Турай, Яңабирде, Иске Гришкин җирлекләре башлыклары.
- Оештыручыларга һәм артистларга рәхмәт. Бураново әбиләреннән ким җырламыйлар, - дип өстиләр хезмәт ветераннары Прасковья Кривилева һәм Антонина Шишова.
- Мин оныгым Полина белән килдем. Аңа концерт ошады. Күңелле тамаша карап рәхәтләндек, ял итәбез. Көне дә бик матур, - диләр Надежда Игнатова һәм Татьяна Мөхәмәдиева.
Чыннан да, фольклор коллективлар чыгышы да өстәлгән бәйрәм программасы искиткеч булды. Г.Мальгин, М.Ботникова, И.Иванов, О.Подшивалова, И.Килеева җитәкләгән "Элнет", "Теремшур", "Бигәш", "Тихоновские зори", "Былина", ансамбльләре, солистлар Марина Мокшина, Вячеслав Бәйрәмгулов башкарган җырлар алкышларга күмелде. Кыш бабай (В.Никифоров) һәм Кар кызы (Е.Дунаева) белән берлектә халык әйлән-бәйлән уйнады, җырлады, биеде.
Л.Кривилёва
А.Владимиров фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.5600
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14100
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16100
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14100
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17000
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.17900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.14600
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16600
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19500
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16100
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84