Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Туган якның китмәс кошы

Марсель Гыймазетдиновның якты истәлегенә багышлап туган авылы Бәзәкәдә күләмле чара үткәрелде. Исән булса, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, партия оешмасы җитәкчесе, колхоз рәисе һәм башка вазифаларны зур җаваплылык белән башкарган шәхескә 70 яшь тулыр иде... Педагоглар, укучылар, музей хезмәткәрләре, район оешмалары вәкилләре, авылдашлары катнашындагы чараны педагог-оештыручы, музыка җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина әзерләде һәм...

Марсель Гыймазетдиновның якты истәлегенә багышлап туган авылы Бәзәкәдә күләмле чара үткәрелде. Исән булса, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, партия оешмасы җитәкчесе, колхоз рәисе һәм башка вазифаларны зур җаваплылык белән башкарган шәхескә 70 яшь тулыр иде...
Педагоглар, укучылар, музей хезмәткәрләре, район оешмалары вәкилләре, авылдашлары катнашындагы чараны педагог-оештыручы, музыка җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина әзерләде һәм алып барды. Очрашуның беренче өлеше балалар бакчасында узды. Театральләштерелгән күренеш Марсель Гыймазетдиновның гомер юлын тасвирлады. Балалар башкарган шигырьләр, җыр-биюләр дә билгеләнгән темага багышланды.
Чара Бәзәкә мәктәбендә дәвам итте.
- Бәзәкә авылы күренекле шәхесләргә бай. Марсель Гыймазетдинов - шуларның берсе, - диде директор урынбасары Равилә Кәлимуллина.
Мәктәп укучылары шагыйрьнең иҗат җимешләрен укып ишеттерделәр. Экранда әдипнең тормыш һәм иҗат юлы, кече ватаны - Бәзәкә авылы белән бәйле мизгелләрне чагылдырган кадрлар берсен берсе алмаштырды. Видеоязмада шагыйрьнең үз тавышын ишетү мөмкинлеге булды.
Шагыйрьнең иҗатын җентекләп өйрәнгән, аның турында материалларны бөртекләп җыйган ветеран-педагог Рәмзия Мөхетдинова М.Гыймазетдиновның зыялы, оста оештыручы, таләпчән җитәкче, шул ук вакытта бик хисчән, шигърияткә гашыйк кеше булуын ассызыклады. Милли мәҗлес рәисе, татар халык театры артисты, төрле чараларны оста оештыручы, "Ядкарь" әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе, Егор Уткин исемендәге премиянең беренче лауреаты - болар якташыбызның күпкырлы талант иясе булуын дәлилли. Шигырьләре, эш-гамәлләре белән халык ихтирамын яулаган әдип фани дөньядан бик иртә китсә дә, авыл күгендә сүнмәс йолдыз булып балкый.
Рәмзия Гәрәевна җитәкчелегендә мәктәп укучылары, "Мирас" туган якны өйрәнү түгәрәге әгъзалары материал-документлар туплап, пионер бүлмәсендә М.Гыймазетдиновка багышланган почмак булдырганнар, соңрак ул мәктәп музее статусы алып, ун ел уңышлы эшләгән, экспонатлар белән баетылган. Музейда бай эчтәлекле кичәләр, очрашулар, тәрбия сәгатьләре үткәрелгән. Язучылар Туфан Миңнуллин һәм Нәбирә Гыйматдинова белән очрашулары истәлекле булган.
Алабугадан килгән кунак - җырчы һәм композитор Владимир Мироваев шагыйрь белән еш очрашулары, уртак иҗатлары турында сөйләде. Аның тормыш иптәше Гөлчәчәк белән Марсель Гыймазетдинов сүзләренә көй салынган "Туган авылым Бәзәкә", "Кире борма, туган авылым", "Җырланмыйча калды безнең җыр" һәм башка җырларны башкарганда залдагыларның күбесенең күзләре яшьләнде.
Үзешчән композитор, җырлар һәм шигырьләр язучы Роберт Нәбиуллин М.Гыймазетдиновны Тойгуҗага татар теле укытучысы буларак килгән көненнән хәтерли. Якташына багышлап язган "Әйтелмәгән сүзләр" шигырен ул чарада катнашучыларга укып ишеттерде, мәктәпкә үзенең җырлар җыентыгын истәлеккә бүләк итте.
- Табигать баласы, җир баласы иде. Татар-удмурт тимер юл магистралендә эшләгәндә Әгерҗе белән Чаллы арасындагы Алнаш станциясендә Марсель утырткан агачлар әле дә үсә. Туган ягын, авылын, якташларын, барысыннан да бигрәк әнисен яратты. Кешелекле, кече җанлы шәхес иде, - дип искә алды аны Роберт Нәбиуллин.
Авылдашы, сыйныфташы, күршесе Габделхәй Җиһаншин шагыйрь хөрмәтенә улына Марсель исеме кушкан. Ул балачакларының авыр чорга туры килүе, бер табактан ашаган вакытлары булуы, күршесенең мәктәптә укыганда ук шигырьләр язуы, 6-7 нче сыйныфларда инде калын китаплар, романнар укуы турында сөйләде. Яшь буынга мөрәҗәгать итеп, компьютер, интернет белән мавыкмаска, күбрәк китап укырга өндәде.
Песәй мәктәбе музее җитәкчесе, туган якны өйрәнүче, педагог Наил Тимербаев таныш шагыйрьләр арасында Марсель Гыймазетдиновның үзенчәлекле урын биләве, аның гел ашкынып яшәве, кешеләргә карата битараф булмавы, "Вәгъдә" җырын авторы - Зиннур Мөхәмәтдиновка кире кайтаруда өлеш кертүе турында әйтте. Аңа багышлап язган "Сөйләшәсе иде тагын бер" дип аталган шигырен укыды.
Бәзәкә авылы ветераны Шәргыя апа Ибәтуллина шагыйрьне олылап күләмле чара оештыручыларга рәхмәт белдерде, "Көт әле дисең син" дигән җырын башкарды.
Шагыйрә Фәния апа Шакированың да залдагыларга әйтер сүзе булды:
- Марсель авылдашларына, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә игътибарлы, ихтирамлы, узган-барганда туктап хәл белешә иде. Минем шигърияткә тартылуымда аның өлеше бар. Бер шигыремдә "Җирдә балкып яшәү өчен хаклысың" дигән юлларым М.Гыймазетдиновка багышланган.
Авыл җирлеге башлыгы Мансура Сәлимуллина эчтәлекле, иҗади тормыш юлы үткән якташының шигырь юллары аша тирән хисләрен белдерүе, аның күпләргә яшәү үрнәге булуы турында сөйләде. Чараны оештыруда тырышлык куйган мәктәп коллективына, Ясминур Галиевнага рәхмәт белдерде.
Мәгариф идарәсе методисты Гөлшат Вәлиева чараның тәрбияве роленә тукталды, әле тагын күп буыннар Марсель Гыймазетдинов иҗатында тәрбияләнер дигән ышаныч белдерде..
Очрашу "Аккош канат кагына" җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Мәдинә Григорьева
Рәис Сәхапов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Марсель Гыймазетдиновныћ