Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тылсымлы куллар

"Юность" район мәдәният йортында "Тылсымлы куллар" республика балалар иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда республиканың 14 район һәм шәһәрләреннән, шул исәптә Менделеевскидан, мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм аларның остазлары катнашты. Фойеда балалар һәм тәрбиячеләрнең декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. "Тылсымлы куллар" журналы редакциясе һәм шәһәрнең 7 нче "Алтын балык"...

"Юность" район мәдәният йортында "Тылсымлы куллар" республика балалар иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда республиканың 14 район һәм шәһәрләреннән, шул исәптә Менделеевскидан, мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм аларның остазлары катнашты.

Фойеда балалар һәм тәрбиячеләрнең декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. "Тылсымлы куллар" журналы редакциясе һәм шәһәрнең 7 нче "Алтын балык" бакчасы оештырган бәйге шәһәребездә икенче мәртәбә үткәрелә, быел анда 200 дән артык шәкерт катнашты.
Җиңүчеләр "Яхшылык җирдә ятмый", "Серләр сандыгы", "Тәмле булсын", "Тәҗрибә патшалыгы", "Сихәтле белем", "Илһам чишмәсе" һәм "Тылсымлы остаханә" номинацияләрендә билгеләнде.
Эшләр видеоязмаларда һәм сәхнәдә тәкъдим ителде. Безнең районнан Илья Аничкин, Камилла Чванова, Арсения Калмыкова, Лиза Губкина, Алмаз Ганеев, ике балалар төркеме, "Бәхетле балачак" ансамбле һәм башкалар бүләкләргә ия булдылар.
Журналның баш мөхәррире Ландыш Фазуллина бәйгенең борынгы традиция һәм йолаларны буыннан-буынга тапшыруда әһәмиятен, балаларның сәләтен барлау һәм үстерүдә йогынты күрсәтүен билгеләде, үзара хезмәттәшлеккә рәхмәт белдереп, Елена Грицук җитәкчелегендәге коллективка Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды. Тантана 2, 7, 10 һәм 11 нче мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләрнең музыкаль чыгышлары, Шук малай һәм Гөлчәчәк маҗаралары белән үрелеп барды. Ахырда күмәкләп "Тылсымлы куллар" җыры башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары

2
X